Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәттә Парк һәм скверлар көне үтте

Узган шимбәдә әлмәтлеләр Парк һәм скверлар көнен зурлар бәйрәм итте, дип яза “Әлмәт таңнары”. Фото: almet-rt.ruБәйрәм чаралары “Яшьлек”, “Шәмсенур”, "Әдәби ишегалды” скверларында оештырылган. Төп чара...

Узган шимбәдә әлмәтлеләр Парк һәм скверлар көнен зурлар бәйрәм итте, дип яза “Әлмәт таңнары”.
3344 Фото: almet-rt.ru
Бәйрәм чаралары “Яшьлек”, “Шәмсенур”, "Әдәби ишегалды” скверларында оештырылган. Төп чара шәһәр паркында булган. Район башлыгы Айрат Хәйруллин белдерүенчә, бу парк-скверлар шәһәр халкының һәм килгән кунакларның халыкның ял итү урынына әйләнгән, аларда атна саен төрле мәдәни чаралар оештырылып тора икән. “Шәһәрдә мәдәни мохит” проекты барышында 21 өмә уздырылган һәм аларда 78 чара оештырылган.
Бәйрәмгә “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев килгән. Ул компания исеменнән 25 иҗат коллективына сәхнә костюмнары, уен кораллары, оргтехника алуга сертификатлар тапшырган. Бәйрәм республиканың танылган артистлары чыгышлары белән дәвам иткән.

Комментарийлар