Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәттә Олег Сирота технологияләре буенча сыр җитештерергә җыеналар

Әлмәт районы башлыгы Айрат Хайруллин Мәскәү өлкәсендәге “Русский пармезан” компаниясе җитәкчесе Олег Сирота белән очрашуы турындагы хәбәрне үз “Инстаграм” битендә урнаштырган. Фото: instagram.com/khay...

Әлмәт районы башлыгы Айрат Хайруллин Мәскәү өлкәсендәге “Русский пармезан” компаниясе җитәкчесе Олег Сирота белән очрашуы турындагы хәбәрне үз “Инстаграм” битендә урнаштырган.
clipboard496 Фото: instagram.com/khayrullinayrat
Очрашу барышында район фермерлары белән хезмәттәшлек урнаштыру турында килешенгән.
“Әлмәт районы фермерлары белән азык-төлек кластерын үстерү кысаларында хезмәттәшлекне урнаштыру турында килештек #ЛюбимыйАльметьевск. Безгә сыр җитештерү тәҗрибәсен тупларга кирәк”, - дип язган Хайруллин.
Элек программист булып эшләгән Олег Сирота Мәскәү өлкәсендәге Истринский районында 2015 елның августында “Русский пармезан” сыр ясау компаниясен ачкан иде.

Комментарийлар