Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәттә макулатураны агачка алыштыралар

Әлмәттә «Агачны бергәләп коткарыйк!» дигән акция икенче тапкыр оештырылды, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.Бу чараны оештыруның максаты - әлмәтлеләрдән макулатура җыеп, аны үсентегә алыштыру, шул рәв...

Әлмәттә «Агачны бергәләп коткарыйк!» дигән акция икенче тапкыр оештырылды, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.
f9ed7f504a28d0cde0a0cba22d199271_L
Бу чараны оештыруның максаты - әлмәтлеләрдән макулатура җыеп, аны үсентегә алыштыру, шул рәвешле, әйләнә-тирә мохитне чистарту һәм яшелләндерү, кулланышта булган кәгазьне тапшырган акчаларны ятимнәргә җибәрү.
3 кг макулатура өчен 1 үсенте бирелә. Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты «Экосервис» ААҖ белән берлектә оештырган чарадан күренгәнчә, ак чыршы, эрбет, имән, өрәңге, груша үсентеләрен бик күпләп алганнар. Шулай ук мәктәп һәм балалар бакчаларын яшелләндерү өчен дә бик кулай чара булган ул. Күмәк көч белән макулатура тапшырып, уку һәм тәрбия йортлары үзләренә агачлар алган.
Бу экологик акциядә 736 кеше катнашкан. Чара барышында 4200 кг макулатура җыелган, 3000 үсенте таратылган.
 
B3DOP1IpnOU
 
obt2ClYajmU

Комментарийлар