Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәттә Идел буе федераль округындагы беренче гибрид операция клиникасы ачылды

Татарстанның Әлмәт шәһәрендә гибрид операция объекты «Татнефть» җәмгыяте медсанчастенда барлыкка килде һәм ул республикада гына түгел, Идел буе федераль округындагы да беренчесе булды.Медсанчасть инде...

Татарстанның Әлмәт шәһәрендә гибрид операция объекты «Татнефть» җәмгыяте медсанчастенда барлыкка килде һәм ул республикада гына түгел, Идел буе федераль округындагы да беренчесе булды.
clipboard19-1
Медсанчасть инде гибрид хирургия технологияләрен куллана башлады. Бүгенге көнгә катлаулы 40 гибрид операциясе ясалган. Операция клиникасы ачылган көндә аортадагы клапаннарны алыштыру операциясен танылган кардиохирург профессор Ренат Акчурин башкарды.
Операцияләр ясау клиникасын ачуда һәм кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүдә «Татнефть» компаниясе, фәнни һәм оештыру-методик ярдәмне профессор, Россия фәннәр академиясе академигы Ренат Акчурин һәм республика җитәкчелеге ярдәм иткән. «Гибрид операция клиникасы халыкка югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген тудыру һәм аның сыйфатын арттыру, катлаулы авыруларны федераль үзәккә җибәрмичә үзебездә дәвалау мөмкинлеген бирә», – дип билгеләп үтте «Татнефть» җәмгыяте медсанчасте баш табибы Мөнир Закирҗанов.
Клиника табибларын котларга Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары килгән иде. «Мин министр Вероника Скворцованың иң изге теләкләрен җиткерәм. Без гибрид операция клиникасын ачуда Татнефть ярдәмен ишетеп куандык. Компания үз бизнесына гына түгел, үз халкына да ярдәм итә. Социаль җаваплы бизнесның кеше турында кайгыртуы сөенечле. Бу кешенең гомерен озынайтырга һәм социаль яктан актив тормыш рәвеше алып барырга ярдәм итә», – дип җиткерде Сергей Краевой.
Заманча медицина җиһазлары белән биредә югары технологияле һәм башка аз инвазив операцияләр ясарга җыеналар. Гибридлы операцияләр хирургиянең күп өлкәсендә, бигрәк тә йөрәккә, кан тамырларына һәм баш миенә ясала. Клиникада МРТ-томограф, ангиограф, УЗИ аппараты, рентген- җайланмалар һәм төгәллек булдыра торган башка җиһазлар бар.
Клиникада инде йөрәккә ясалма кан әйләнеше белән 1800 операция ясалган. Гибрид операция ярдәмендә табиблар кардиохирургияне берничә тапкыр күбрәк ясый ала һәм яңа төр операцияләр ясауны да үзләштерәчәкләр. Бу операцияләр кешенең уртача яшен озайту мөмкинлеген бирәчәк.
Медсанчасть – республикада 750 мең кешегә хезмәт күрсәтә торган югары технологияле медицина үзәкләренең берсе. 2008 елдан клиниканың төп юнәлеше булып йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау тора. Һәр елны клиникага Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы 10 районында яшәүчеләргә дәүләт квоталары бирелә. Тулаем алганда, җирле табиблар елына 14 мең хирургия операциясе башкара.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар