Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәт үсмерләре бокс буенча Россия беренчелегендә җиңде

5-11 февральдә Екатеринбургта 15-16 яшьлек үсмерләр арасында бокс буенча Россия беренчелеге уздырылды.Фото: almet-rt.ruЯрышта үз өлкә, республикаларында җиңгән 262 боксчы катнашты. Татарстанның җыелма...

5-11 февральдә Екатеринбургта 15-16 яшьлек үсмерләр арасында бокс буенча Россия беренчелеге уздырылды.
0163
Фото: almet-rt.ru
Ярышта үз өлкә, республикаларында җиңгән 262 боксчы катнашты. Татарстанның җыелма командасын тәшкил иткән 7 кешенең 4 есе Әлмәттән иде, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.
Тренер Раджив Низамиевның шәкертләре сынатмады. Яков Бодрягин (70 кг, 3 нче мәктәп укучысы) өч тапкыр рингка чыкты һәм өчесендә дә җиңү яулады. Назар Мехтизаде (66 кг, 25 нче мәктәп) өченче урын алды. Калганнар да уңышлы чыгыш ясады. Яков Бодрягин Төмәндә узачак Россия беренчелегендә дә катнашачак. Уңышлы чыгыш ясаган очракта ул Европа беренчелегендә катнашу хокукы алачак.

Комментарийлар