Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәт театры өр-яңа жанрда эшли башлый

Пьеса укуы – читка диеп аталучы әлеге сәхнә әсәре, башка төрле итеп әйткәндә, әсәрне рольләргә бүлеп уку. Соңгы арада ул аерым жанр буларак каралып, тамашачылар арасында популярлык яулый ди белгечләр....

Пьеса укуы – читка диеп аталучы әлеге сәхнә әсәре, башка төрле итеп әйткәндә, әсәрне рольләргә бүлеп уку.
f6132488370ebfaf12ccd686e27bba90_XL
Соңгы арада ул аерым жанр буларак каралып, тамашачылар арасында популярлык яулый ди белгечләр.  Әлмәт татар дәүләт театры тәкъдим итәчәк пьеса укуын сәхнә өчен Уфадан режиссер Эдуард Шахов әзерләгән. Анда Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Вәлиева, Мәдинә Гайнуллина, Диләрә Ибәтуллина һәм Алсу Мортазина катнаша. Сәхнәдә Олжас Җанайдаровның “Кибет” һәм Ярослава Пулиновичның “Наташаның хыяллары” исемле песалары укылачак.
Декорацияләр дә, костюмнар да булмаган әлеге сәхнә әсәрендә тамашачының бөтен игътибары артистлар уенына төшәчәк дип яза  "Әлмәт таңнары".

Комментарийлар