Логотип «Мәйдан» журналы

Әлмәт акушеркасы Россия күләмендә үткән һөнәри бәйгедә икенче урынны яулаган

Мәскәү өлкәсендә “2016 елда урта медицина һәм фармацевтик белемле иң яхшы белгеч” бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре бүләкләнгән. Әлмәт шәһәренең балалар перинаталь үзәгенең баш акушеры Гөлинә Шатобалова...

Мәскәү өлкәсендә “2016 елда урта медицина һәм фармацевтик белемле иң яхшы белгеч” бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре бүләкләнгән.
Clipboard08
Әлмәт шәһәренең балалар перинаталь үзәгенең баш акушеры Гөлинә Шатобалова “Иң яхшы акушер” номинациясендә икенче урынны яулаган. Аңа дипломны Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Яковлева тапшырган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читтән торып оештырылган бәйге “Иң яхшы фельдшер”, “Иң яхшы акушер”, “Иң яхшы шәфкать туташы”, “Иң яхшы участок шәфкать туташы”, “Иң яхшы өлкән шәфкать туташы”, “Иң яхшы лаборант”, “Иң яхшы фармацевт”, “Һөнәргә тугрылык өчен” номинацияләре буенча өч этапта үткәрелгән.
Гөлинә ханымның һөнәри конкурста беренче мәртәбә катнашуы. Бәйгегә юлланган эшләрендә үзе эшләгән медицина оешмасының һөнәри казанышлары, Гөлинә ханымның акушер һөнәре турында фикерләре, уйланулары чагылыш тапкан.
Акушерка әйтүенчә, бөтенроссия бәйгесендә 365 конкурсант катнашкан. Һәр 8 номинациядә өчәр җиңүче билгеләнгән. Шул рәвешле, 24 җиңүче бүләкләгән.
Гөлинә Шатобалова 1999 елда “Акушерлык эше” белгечлеге буенча Түбән Кама медицина училищесын тәмамлаган. Үзенең хезмәт эшчәнлеген Әлмәт бала табу берләшмәсендә башлаган. Эш стажы 17 ел тәшкил итә. Ул “Акушерлык эше” белгечлеге буенча югары квалификацион категориягә ия.
Балалар хастаханәсе баш табибының Гөлинә Шатобаловага дип язылган характеристикасында аның булдыклы, тырыш, гадел, намуслы, инициативалы, җаваплы, үзенә һәм коллегаларына карата таләпчән булуы турында әйтелә. Бу бала тудыру йорты җитәкчелеге тарафыннан да күреп алына, 6 ел эшләгәннән соң ул башта бала тудыру бүлегенең өлкән, 7 елдан соң перинаталь үзәкнең баш акушеркасы вазифасына билгеләнә.
2015 елгы эш күрсәткечләре буенча, узган елда перинаталь үзәктә 3 мең 279 бала дөньяга килгән. Аларның 1233е Гөлинә Шатобалова ярдәме белән туган. Кесарево юлы белән ярып алу буенча 835 операция башкарылган, шуларның 129е – аның катнашында.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар