Логотип «Мәйдан» журналы

«Әлифба» музее

Тарихыбызны, димәк ки үзебезне барлау-олылауда музейлар зур роль уйный. Яңа елның тәүге санында укучыларны Арчадагы «Әлифба» музее белән таныштырмак булдык. Өч залдан торган әлеге музейның тулы атамас...

Тарихыбызны, димәк ки үзебезне барлау-олылауда музейлар зур роль уйный. Яңа елның тәүге санында укучыларны Арчадагы «Әлифба» музее белән таныштырмак булдык. Өч залдан торган әлеге музейның тулы атамасы – «Дөнья халыкларының букваристика һәм әлифба сәнгате музее». Ул 1999 елда ачыла. «Әлифба»га музей ни өчен нәкъ менә Арчада ачылган соң? Бөтен татар дөньясы укый торган «Әлифба»ның авторлары ирле-хатынлы Сәләй Гатат улы Вәгыйзов һәм Рәмзия Гыйләҗ кызы Вәлитова Арча педагогия училищесының татар теле һәм әдәбияты укытучылары булган.4744
Музей «Әлифба» төзүче күренекле якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан ачылса да, тагын бер юнәлеш алып китте: дөнья халыклары әлифбаларын җыя башладык. Алар беренче залда тупланган. Сигез экспозициядә 160 әлифба куелган. Музейда барлыгы 300гә якын әлифба бар. Алар – 68 телдә.
whatsapp-image-2021-01-29-at-14-18-53
Икенче зал татар язуына һәм татар әлифбасы тарихына багышлана. Иң беренче әлифба – «Иман шарты» булган. Аны укыгач, «Хәфтияк»кә күчкәннәр, «Хәфтияк»не укып бетергәч, Корьән укый башлаганнар. Гарәп графикасы, иске имля – күп гасырлар буе язуыбыз булып торган. 1552 елда Явыз Иван Казан ханлыгын басып алгач, барлык мәчетләр, мәдрәсәләр җимерелә, уку-укыту системасы юкка чыга. Әби патша вакытында гына мәчетләр төзергә рөхсәт ителә. Укыту системасы Бохарадан алына.
Беренче татар әлифбасын төзүче булып тарихка Сәгыйть Хәлфин исеме кереп калган. Ул үз әлифбасына гарәп графикасында булмаган өч хәреф өсти: п, ж, ч. 1804 елда Казан Император Университеты ачыла, анда типография булдырыла. Моңарчы әлифбалар кулдан язылган булса, инде аларны бастыру мөмкинлеге барлыкка килә.
Музеебызда әлифба тарату, мөгалимлек эшенә зур өлеш керткән олугъ галимебез Шиһабетдин Мәрҗанигә, бөек педагог К.Д. Ушинскийның «Азбука»сына һәм уку китабына, рус азбукаларына багышланган стендлар да бар.
Татар әлифбасы тарихында мөһим роль уйнаган тагын бер әдибебез – Әхмәтһади Максуди. Гарәп графикасында татар язуы өчен әлифба төзи ул. Бу китап «Мөгаллим әүвәл» («Беренче укытучы») дип атала. Галим Корьән уку өчен җайлы булган тагын бер әлифба төзи. Монысы «Мөгаллим сани» дип атала, ягъни «Икенче укытучы». Китапларның икесе дә музей киштәсендә бар.
XX гасыр башында төрле-төрле әлифбалар чыга. Аларның кайберләре күргәзмәгә куелган: «Төрки әлифба» (татарларны «Казан төркиләре» дип йөрткәннәр), «Юл башы» дигән әлифба, Мөхетдин Корбангалиевның «Татар әлифба»сы. Соңгысы 1945 елга кадәр төп әлифба булып тора. Аны Габбас Сәйфуллин әлифбасы алыштыра. Әлеге әлифба исә музеебыз сәбәпчеләре Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитовалар әлифбасына кадәр «яши».
Өченче зал шушы авторларның үзләренә багышланган. Сәләй Вәгыйзов 1908 елда Самара өлкәсе Камышлы районы Байтуган авылында туа. Алты айлык вакытта әтисез-әнисез калган малайны авылның баласыз гаиләсе асрамага ала. Үзләренең фамилияләрен бирәләр һәм исемен үзгәртәләр. Сөләйман Хәлиуллин шулай итеп Сәләй Вәгыйзов булып китә. Рәмзия Вәлитова белән алар Казан педагогия институтында танышалар. Рәмзия дә – алты яшьтән тома ятим калып, балалар йортында үскән кыз. 1937 елда өйләнешеп, юллама алып, Арча педагогия училищесына эшкә киләләр. Дүрт елдан сугыш башлана. Сугышка кадәр ике балалары – Римма белән Камил туа. Сәләй фронтка китә һәм бер елдан әсирлеккә төшә. Җиңү язында Вәгыйзовны америкалылар азат итә. «СССРга кайтма, анда сине каторга көтә», – ди азат итүчеләр. Ләкин Сәләй ике баласын һәм хатынын бик сагына. Сагынуы шулкадәр көчле, хәтта төрмә пүчтәк бер әйбер булып тоела аңа.
Советлар Союзы чиген узуга, НКВД гаскәрләре эшелонны үз кулларына алалар. Юллар көнчыгышка түгел, ә төньякка борыла. Шулай итеп, Сәләй Вәгыйзов 10 ел Печора тирәсендә юллар сала, урман кисә. Рәмзия ире янына балаларын ияртеп ике тапкыр килә. Нәтиҗәсе – Рәмзия Гыйләҗ кызын педучилищедан эштән куалар. Сәләй аңа хат яза, «Миннән ваз кичсәң, сиңа җиңелрәк булыр», – ди. Рәмзия кире Вәлитовага әйләнә һәм эшенә кайтарыла.
Ун ел срогын тутырганнан соң гына Сәләй Арчага кайтып төшә. Ләкин аны укытырга алмыйлар, төрле авыр эшләрдә эшләргә мәҗбүр була. Берничә елдан соң Мөндеш авылында укытырга рөхсәт бирәләр. Тагын гаиләсеннән аерылып яшәүләр башлана. Сәләй Гататовичның тормышындагы борылышны үзенең укучысы, Арчада РОНО мөдире булып эшләүче, соңрак Мәгариф министры урынбасары Равил Әлми улы Галиәхмәтов ясый. Ул аны педагогия көллиятенә укытырга кайтара. Бу кыю кеше үз өстенә никадәр җаваплылык алуын күз алдына китерегез әле. Тоталитаризмның тамырлары чиктән тыш нык заман бит.
Сәләй Вәгыйзов, хатыны Рәмзия Вәлитова белән берлектә, Арча педагогия училищесында татар теле һәм әдәбияты укытып, «Әлифба» китабы төзү өстендә эшли башлыйлар. Мәгариф министрлыгы «Әлифба» дәреслегенә конкурс игълан иткән була. Арчаның «Әлифба» музеенда бик кыйммәтле булып шул әлифбаны төзегән кулъязмалар саклана. Типографиядә басылганчы алар әле кулдан языла. Конкурста җиңгән әлеге «Әлифба» дәреслеге менә инде 50 ел татар халкына хезмәт итә. Шул чор эчендә кырыктан артык тапкыр нәшер ителә, өч мәртәбә авторлар тарафыннан үзгәртелә. Татарстанда гына түгел, бөтен татар дөньясы шул «Әлифба»дан укырга өйрәнә.
Яшьлекләре бик авыр башланган әлеге матур пар бәхетле картлык кичерделәр. Рәмзия апа 88 яшькә, Сәләй абый 96 яшькә кадәр яшәделәр. 30 га якын фәнни хезмәт яздылар, татар телен укытуга багышланган ярдәмлекләр чыгардылар. Алар үзләре исән вакытта ук «Әлифба» музее ачылды. Дөньяда бердәнбер шундый музей булуы белән уникаль ул. Бүгенге көндә музейда мең ярымга якын экспонат тупланган. 2018 елда музей концепциясе өр-яңадан эшләнде, экспозицияләр яңартылды. Быел менә Сәләй Гатат улы Вәгыйзовның тууына 112 ел тулуны билгеләп үттек.
Арча педагогия көллиятенең ишегалдында «Әлифба»га һәйкәл куелган. Ул барлык керүчеләрне каршы алып тора. «Казан арты» тарихи-этнография музее филиалы булган «Әлифба» музее Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитованың фидакарь эшчәнлегенә һәйкәл булып тора.
whatsapp-image-2021-01-29-at-14-18-53-1
whatsapp-image-2021-01-29-at-14-18-53-2
whatsapp-image-2021-01-29-at-14-18-53-3
whatsapp-image-2021-01-29-at-14-18-53-4
whatsapp-image-2021-01-29-at-14-18-53-5
 

Дамир Таҗиев 


»Әлифба» музее җитәкчесе



Фото: «Әлифба» музее



«Мәйдан» №1, 2021 ел.


 
46

Комментарийлар