Логотип «Мәйдан» журналы

Әлфия Ситдыйкова – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре

Шагыйрә, күпсанлы китаплар авторы Әлфия Ситдыйковага мәдәниятка керткән өлеше өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.Әлфия Ситдыйкова Актаныш район...

Шагыйрә, күпсанлы китаплар авторы Әлфия Ситдыйковага мәдәниятка керткән өлеше өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.


sitdikova-alfiya-6666
Әлфия Ситдыйкова Актаныш районы Күҗәкә авылында 1957 елның 14 августында дөньяга килә. Күҗәкә мәктәбендә башлангыч, Пучыда гомуми урта белем ала. Хезмәт юлын Чаллыда, КАМАЗның Двигательләр заводында башлап җибәрә. 1976 елдан «Ләйсән» әдәби берләшмәсенә йөреп, каләмен чыныктыра.  2003 елда беренче «Йөрәгемә яфрак сыена» китабы басылып чыга. Аннан соң бер-бер артлы шигырь җыентыклары дөнья күрә.
2007 елда рус язучысы Вера Хәмидуллина белән бер-берсенең иҗат үрнәкләрен тәрҗемә итеп, ике телдә «Два родника родной земли - Туган якның ике чишмәсе» җыентыгын бастырып чыгаралар. Әлеге китап аны тәрҗемәче буларак таныта. Бүгенге көндә Әлфия Ситдыйкова 15тән артык шигырь  һәм ике проза китабы авторы.
Әлфия Ситдыйкова Чаллы педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. «Нур Баянның шигъри дөньясы» китабы республикабызда фронтовик шагыйрь иҗатын фәнни яктан өйрәнеп язылган бердәнбер хезмәт.
Әлфия Ситдыйкова республиканың әдәби һәм иҗтимагый тормышында актив актив катнаша. Һәрдаим халык белән очрашуларда булып, әдәбиятны пропагандалый. Ул республикада һәм чит өлкәләрдә дә еш чыгыш ясый. Аны шагыйрь, тәрҗемәче,  публицист һәм радиожурналист буларак беләләр.
2015 елда татар әдәбиятына керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнә.
2016 елда, ПАО «Татнефть» «Рухият» фонды  һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсе карары нигезендә, аңа Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия һәм күкрәк билгесе  бирелә.
Әлфия Мирзануровна Ситдыйкова әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә шәһәркүләм бәйгедә «Әдәбият» номинациясендә җиңүче.  (2017)
2018 Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары» билгесе белән бүләкләнә.
Тәрҗемә өлкәсендәге хезмәтләре өчен «Переводческий олимп» (Берлин) махсус бүләгенә һәм «За Солнечную деятельность», А. Грибоедов  медалләре белән бүләкләнә.
Әлфия Ситдыйкова 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
 
 
Басылып чыккан китаплары:
 Йөрәгемә яфрак сыена:Шигырьләр, поэмалар. – Чаллы: Газета-китап нәшр., 2003.
Җанда кабынган учак: Шигырьләр. – Чаллы: Чаллы типогр. 2004.
Назга сусау: Тәкълидләр. – Чаллы: Чаллы типогр. 2006. – 96 б.  2007.
Два родника родной земли - Туган якның ике чишмәсе:  Шигырьләр, поэмалар, тәрҗемәләр. – Казан: ТКН., 2007.
Авыл җаны – Күҗәкә горурлыгы.  Авыл тарихы, шигъри, публицистик язмалар. – Казан: Идел-Пресс, 2010.
Утлы җимеш: Шигырьләр: Казан: ТКН., 2011.
Тансык бәхет: Шигырьләр, поэма, баллада: Казан: ТКН., 2012.
Нур Баянның шигъри дөньясы: Фәнни хезмәт. Казан: РИО ГУ «РМЦКО», 2012.
Серле дөнья: Балалар өчен шигырьләр һәм русчадан тәрҗемәләр. – Казан: Идел-Пресс, 2014.
Хәтер җебе/ Нить памяти: Шигырьләр, нәсерләр. – Казан: «Ак бүре» нәшр., 2015.
Яшәр өчен килдем: Нәсерләр, парчалар, кечкенә хикәяләр. – Казан: Сүз, 2016.
Хәсән Заманов: Поэма, дәрес эшкәртмәсе, документлар, хатлар, фотосурәтләр. – Казан: «Ак бүре»  нәшр., 2016.
Яктылык сулышы: Шигырьләр, поэмалар, тәкълитләр, сонетлар. – Казан: ТКН., 2017.
Дөнья тәгәрмәче: Повесть. – Казан: АО ПИК Идел-Пресс, 2019.
 

«Мәйдан» журналы коллективы исеменнән каләмдәшебезне чын күңелдән котлыйбыз, яңадан-яңа уңышлар телибез!

Комментарийлар