Логотип «Мәйдан» журналы

Электричкаларда бушлай интернет барлыкка килде

Тимер юлларда хезмәт күрсәтүче «Содружество» пассажир компаниясе электричкаларда чыбыксыз Интернет кертте.Хәзерге вакытта WI-FI белән биш состав тәэмин ителгән. Алар – Казан-Аэропорт, Казан-Кизнер һәм...

Тимер юлларда хезмәт күрсәтүче «Содружество» пассажир компаниясе электричкаларда чыбыксыз Интернет кертте.
14_2
Хәзерге вакытта WI-FI белән биш состав тәэмин ителгән. Алар – Казан-Аэропорт, Казан-Кизнер һәм Кизнер-Ижау маршрутларында йөрүче электропоездлар.
Вагоннарда берьюлы ике 4G интернет провайдеры хезмәт күрсәтә: берсенең интернеты өзелсә, автомат рәвештә икенчесе кушыла. Шулай ук пассажирларны кайгыртып, тимер юлчылар «Аэропорт» станциясендә дә чыбыксыз интернет урнаштырган.
 
Чыганак: intertat.ru

Комментарийлар