Логотип «Мәйдан» журналы

Элек “матурладылар”, хәзер “савыктыралар” - Ватаным Татарстан

"Уникаль җиһазларда сәламәтлегегезне тикшерәбез, аның өчен бер тиен түлисе түгел, бушка. Аппаратлар квота буенча алынды, дәүләт медицина оешмаларында чират, тиз генә табибка эләгә дә алмаячаксыз, киле...

"Уникаль җиһазларда сәламәтлегегезне тикшерәбез, аның өчен бер тиен түлисе түгел, бушка.
Аппаратлар квота буенча алынды, дәүләт медицина оешмаларында чират, тиз генә табибка эләгә дә алмаячаксыз, килегез, көтәбез, хәзер үк язып куям, сезгә ничә яшь, исемегез ничек, пас­порт, полисыгызны алып килергә онытмагыз".
Телефоннан шалтыратып, шундый чакырулар бе­лән теңкәгә тигәннәре бармы? Алдауның бер юлы бу, ышанмагыз, ялганлыйлар! Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина узган ел йомгаклары коллегиясе утырышында әнә шул хакта кисәтте. Кешене бушлай хезмәт күрсәтәбез, дип чакырып китерәләр дә, кредитка батырып кайтаралар. Бу уңайдан Роспотреб­над­зор­ның кулланучылар хокукын яклау бүлегенә ел саен ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Марина Патяшина әйтүенчә, ул үзәкләр 2015-2016 елларда хатын-кызны тән тирегезне чистартабыз, матурлыйбыз, дип кызыктырса, узган ел савыктырабыз, дип үгетли башлаган. Ышанучан халыкны җепкә бәйләгәндәй, тартып китерәләр, бер белгечтән икенчесенә йөртәләр, ки­рәкмәгән анализлар тапшырталар, чир табалар һәм йөзәр мең сумлык кредит түләтү хисабына “дәвалый” да башлыйлар. Ә чынлыкта, эш-га­мәлләре кеше сәламәтлеген кайгыртуга түгел, акча җыюга корылган. Мондый үзәкләр өстеннән шикаять язучылар саны узган ел 30 процентка арткан, барлыгы 340 мөрә­җәгать кергән. Кайберсенең очына суд аша да чыга торган түгел, документлар тутырылган, имзалар куелган.
Соңгы елларда зур шә­һәр­ләрдә күп катлы йортлар­ның беренче катында җәмә­гать туклануы кибет­ләре ачыл­ды. Болар, бер яктан, халыкны пешкән ризык белән тәэмин итсә, икенче яктан, шунда яшәүчеләрнең тынычлыгын ала. Төтен исе, май исе, суыткычларның дө­бер­дәп эшләве, вентиляция тавышы тәүлек буе дәвам итә. Казандагы Декабристлар урамындагы бер мәйдан­чыкта “Пекарня”, “Шаурма”, төрле кафелар, кабымлык­лар саны дистәгә җиткән. Анда яшәүчеләр аптырагач, бер-бер артлы шикаять яза башлаган. Эш шартлары санитария нормаларына җа­вап бирмәгәнлектән, кулланучылар хокукы бозылганлыктан, кайберләрен япканнар. “Бюджетка тиеннәр кер­түче ул оешмаларны ачарга рөхсәт биреп, санитария нор­маларын бозмаска иде”, – диде Марина Патяшина шә­һәр башкарма комитеты җи­тәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.
Районнарда яңа кәсеп­челәр пәйда булган: компьютерларны арзан хакка тө­зә­тәм, дип акча каералар. Го­мумән, көнкүреш техникасын төзәтү буенча алдаулар узган ел ике тапкыр арткан. Моның эшләү тәртибе болайрак: 2 мең сумга техника тө­зәтеп бирәм дип игълан урнаштыралар. Эшне төгәл­лә­гәч, түләү хакы 20-30 мең сумга сикерә. Түләүдән баш тарт­саң, җиһазыңны бир­ми­ләр. 2017 елда “Лидер” оеш­ма­сыннан зарланучылар байтак булган. Рос­потреб­над­зор халыкны алдаучы оешма­ларны яптыру яклы. Кайчакта эш судка ук барып җитә. Узган ел суд аша халыкка сатучылардан һәм җитеш­те­рүчеләрдән 34 миллион сум акча кайтарып алырга булышканнар.
Роспотребнадзор хез­мәт­кәрләре балалар ял итә торган җәйге лагерьларны да тикшерә. Казандагы “Ял” үзәгенә караган 14 җәйләү төзекләндерелмәсә, быел ачыл­маска да мөмкин. Сә­ламәтлек торышына кил­гән­дә, гриппка каршы прививкаларны республика хал­кының 41 проценты ясаткан. Кайбер районнарда бел­геч­ләр вакцинадан баш тарту­чыларның һәр дүртенчесен ясатырга күндерә алган. М.Па­тяшина Чаллы, Бөгелмә шәһәрләре белгечләре эш­чәнлеген уңай яктан бәяләде. Моның белән җитәрлек шө­гыльләнмәүче районнар да бар. Бу уңайдан Тәтеш, Балтач, Минзәлә районнары телгә алынды.
Коллегия утырышында катнашкан Премьер-ми­нистр урынбасары Васил Шәй­хра­зиев республиканың муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзәм Гобәй­дуллинга гриппка каршы вакцина ясату буенча чаралар тиешенчә оештырылмаган районнарны үз игътибарына алырга чакырды. Республика мәк­тәп­ләре­нең 98 процентында укучылар кайнар ризык белән тәэмин ителә, 47 проценты ике тапкыр тукландыру мөмкин­ле­ген тапкан. Алабуга, Менделеевск, Чирме­шән районнарында бу җә­һәттән мактана алмыйлар. Ә балалар ялы һәм савыктыруы белән шө­гыльләнгән лагерьлар быелдан башлап, Роспотребнадзор идарәсе рөх­сә­­теннән башка ачылмаячак.
 
Фәния АРСЛАНОВА,

http://www.vatantat.ru/index.php?pg=181

Комментарийлар