Логотип «Мәйдан» журналы

"Ела син, ела, Алинә!"

 Олимпия уеннарында алтын медаль яулаган, әмма дөнья чемпионатында призлы урын яулый алмаган Алинә өчен барыбыз да кайгырдык. Иңнәрендә ил өчен җаваплылык тоеп чыгыш ясаган Алинә үзенең егылулары...

 
Олимпия уеннарында алтын медаль яулаган, әмма дөнья чемпионатында призлы урын яулый алмаган Алинә өчен барыбыз да кайгырдык.
1522125708_rd4gnm4orzs
Иңнәрендә ил өчен җаваплылык тоеп чыгыш ясаган Алинә үзенең егылуларын кичерә алмады - елады.
Роберт Миңнуллин Алинәгә багышлап шигырь язган.
Ела, ела!
Алинә Заһитова Дөнья чемпионатында җиңүче була алмады...
 
Ела син, ела, Алинә!
Еласаң, җиңел була!
Чыныгалар елый-елый...
Чыныксаң, җиңеп була!
Син түгел, ирләр дә елый...
Оялма күз яшеңнән!
Бар да алда! Син болай да
Олырак үз яшеңнән...
Синең төсле кызларга ул
Еласа да килешә,
Алар үз теләкләренә
Еласа да ирешә...
Ела син, ела, Алинә,
Күз яшьләре кибә ул!
Елый-елый көрәштисәң,
Җиңү үзе килә ул!
Җиңелүләр аша килсә,
Җиңү татлырак була!
Дөнья ул без көткәннән дә
Катлы-катлырак була...
Көтә сине яңа җиңү,
Көтә сине яңа дан!
Сөртеп ал да күз яшеңне,
Көрәшкә чык яңадан!
 
Роберт Миңнуллин.

24.03.2018.

 
 

Комментарийлар