Логотип «Мәйдан» журналы

Әгерҗе кызы “Ералаш“тан кайтты

Әгерҗедә 3нче мәктәпнең 4 сыйныфында укучы Айгөл Хисмәтуллина Мәскәүдән “Ералашның зур фестивале“ндә катнашып кайтты, дип яза "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы. Фото: http://agryz-rt.ruАйгөл дүрт көн Мәскәү...

Әгерҗедә 3нче мәктәпнең 4 сыйныфында укучы Айгөл Хисмәтуллина Мәскәүдән “Ералашның зур фестивале“ндә катнашып кайтты, дип яза "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы.
1ac586ad2c8087e2a01af5d1b954e0b2 Фото: http://agryz-rt.ru
Айгөл дүрт көн Мәскәү астында урнашкан Ершов ял йортында яши, танылган артистлар, әлеге проектның җитәкчесе Борис Грачевский белән аралаша, мастер-классларда катнаша. Әлеге фестивальдә катнашкан 150 талантлы яшүсмер арасыннан 24е генә икенче турга уза. Алар арасында Айгөл дә була. Икенче турдан соң абсолют җиңүче булмаса да, Әгерҗе кызына бик күп бүләкләр тапшыралар. Айгөлнең хәзер 120 фокус күрсәтү өчен җыелма әйберләре бар. Талантлы кыз икенче елга да фестивальгә бару теләге белән яна, анда җиңү өчен бар тырышлыгымны куячакмын, ди.
eralash

Комментарийлар