Логотип «Мәйдан» журналы

Әгъдәл Әхмәтсафа улы Низаев (1937-2018)...

Бүген Башкортостан Республикасының журналистика аксакалы, язучы, шагыйрь Әгъдәл Низаевның тууына 84  ел. “Чакмагыш чаткылары” әдәби берләшмәсенә нигез салучы, Чакмагышның “Игенче” район гәзитенә бар и...

Бүген Башкортостан Республикасының журналистика аксакалы, язучы, шагыйрь Әгъдәл Низаевның тууына 84  ел. 
“Чакмагыш чаткылары” әдәби берләшмәсенә нигез салучы, Чакмагышның “Игенче” район гәзитенә бар иҗат көчен, дәртен биргән, журналист осталыгы серләрен яшь буын хезмәттәшләренә ачучы остаз, редакция каршысында “Яшь хәбәрче” мәктәбен оештыручы  Әгъдәл Әхмәтсафа улы Низаев – чын мәгънәсендә үз халкын рухи яктан баетучы, аларның шигъри зәвыгын тәрбияләүче бөек шәхес!
Әгъдәл абыйның оныгы Юлай Низаев та бабасының сукмагына тәүге эзләрен сала башлады. Ул бабасының иҗатын таратуга да зур өлеш кертә.
 
СӨЕНЕРМЕН
 
Мин дөньяга яралганмын
Яшьнәп-күкрәп яшәр өчен.
Илне тыныч, җирне нурлы
Итәр өчен биреп көчем.
 
Сөенермен, түтәлләргә
Утырткан гөл чәчкә атса,
Агачларым бөре ярса,
Ботаклары яфракланса.
 
Сөенермен, таңнар туса,
Офыкларны алга манып,
Алмагачта һәр көн пешсә
Алсуланып алмаларым.
 
Сөенермен, табигатьне
Яшәртсәләр балаларым,
Иш итсәләр, үз итсәләр
Туган ягым,  авылларым.
 
 
 
 ЯШӘП  ЯШЬНӘСӘМ  ИДЕ
 
Җир куеныннан бәреп чыккан
Туган як чишмәләреннән,
Яшь тай кебек уйный-уйный
Агып килә юллар ясап,
Көмеш сулы  елгалар.
Тирә-якка ямь, моң өстәп,
Үләннәрнең сусынын баса-баса,
Урау юллар үтә-үтә
Агалар да агалар.
 
Озын, авыр юллар салып,
Кошлар белән гомер итеп,
Зур елгага баралар
Чал башларын ия-ия
Диңгезләргә коялар.
 
Әнисенең куенында
Сыенган нәниләрдәй,
Диңгез,  күлләргә кушылып,
Дуслык, туганлыкны  татып,
Татулыкны тоялар.
Бердәмлеккә багышланган
Алтын һәйкәл  коялар.
 
Мин дә шундый чишмәләрдәй
Файдага аксам иде.
Йөрәгемдә туган илһам
Җимешен тапса иде.
 
Халкым күрсен, кабул итсен,
Татып шатлансын иде.
Яшәү ямен, тормыш тәмен
Бар да алалсын иде.
Шулай яшәсәм иде.
Яшәп яшьнәсәм иде.
 
 
ШАТЛАНАМЫН
 
Ник шатланам,  дисең?
Сәбәбе бар.
Җир шарында җәйрәп яткан
Илкәем бар.
 
Күккә ашкан таулары бар,
Диңгезләргә кояр,
Дулкынланып аккан
Елгалары, күлләре бар.
 
Төрле милләт бергә яши,
Көнен күрә ярдәмләшеп.
Арыганга кул бирәләр,
Дәрт бирәләр гел сөйләшеп.
 
Дошман килсә җир басарга,
Атка менгән ил уллары.
Алышларда  каушамаган,
Кылыч тоткан нык куллары.
 
Телләр төрле,  киңәш уртак,
Аерылмас бертуганнар.
Берсе өчен барысы да
Баш салырлык дус булганнар.
 
Эшләгәндә  дуслар кирәк,
Авырлыкны  җиңел генә
Җиңеп  була
Яннарыңда булса терәк.
Шулай эшлик,
Бертугандай тату яшик ! –
Чын йөрәктән әйтелгән
Бу татлы теләк .
2006
 
БАШКОРТСТАНЫМ
 
Тәүге  шигырем. Ул 1957 елда  районның
«Коммунизмга» (соңрак, 1965 елдан,«Игенче»
дип  атала  башлады )   басылган   иде.  Аның
шактый гына кытыршы урыннары  бар.Әмма
мин аны шулай калдыруны кирәк дип таптым.
Чөнки  ул   тәүге   күңел  җимешем  һәм  иҗат
чишмәмнең башы гына  бит.
 
 
Башкортстан– минем туган җирем,
Бигрәк якын исеме күңелгә.
Ал кояшлы матур иртәләре
Күз алдымнан китмәс мәңгегә.
 
Матур аның яшел урманнары,
Эштә уңган  җитез уллары.
Бормаланып аккан  елгалары,
Пароходлар йөртә сулары.
 
Кызлар әнә җырлап сыер сава,
Ә кич алар сәхнә түрендә.
Ярышларда җиңгән эшчәннәрне
Кошлар мактый  илем күгендә.
 
Мин шул илнең гади бер малае,
Иртә таңнан һәр көн җир сөрәм.
Зәңгәр киңлекләрдә тургайлардай,
Җырлый - җырлый иген үстерәм.
 
Үкенмәмен гомер баскычларын,
Атлый - атлый өскә менәлсәм.
Файда күрсә  илем хезмәтемнән,
Бар көчемне шуңа бирәлсәм.
 
1957.
 
 
               
БАТЫР  КАБЕРЕ  ЯНЫНДА
                                          
                            Бу шигырем  1958 елда  «Коммунизмга»
                            гәзитендә басылып чыкты. Монысына да
                            артык үзгәртүләр ясамадым.
                
Менә кабер.Тимер рәшәткәле.
Кызыл йолдыз балкый өстендә.
Галстуклы  нәни пионерлар
Тезелгәннәр аның читендә.
 
Кайсылары авыр сулап куя,
Кайсылары сөртә күзләрен.
Укытучым баскач сөйләр өчен,
Әйтә алмый торды сүзләрен.
 
«Безнең якташ,– диде дулкынланып.–
Кыю булган каты алышта.
Илбасарлар дер калтырап качкан,
Очраса аны сугышта.
 
Татар, башкорт, чуваш, әзербайҗан
Аерылмас дуслар булган.
Изге туфракны тапаган
Дошманга нәфрәт туган.
 
Милләтләрнең  бердәмлеге,
Дусларга  куәт биргән.
Акыллы Петр командир:
«Алга, егетләр!»– дигән.
 
Курку белмәс, ил уллары
Дошманны кырып салган.
Үз оясына кадәрле
Туктамый куып барган.
 
 
Сугыш авыр инде, уен түгел.
Җиңүләр җиңел килми.
Дошманнарны пыр туздыра,
Кем анда курку белми.
 
Алыш тәмам.Сугыш кыры,
Ниһаять тынып кала.
Тирә-яктагы сөремнән
Ачыла кошлы һава.
 
Шунда безнең якташ күрә,
Бер куаклык артыннан
Дошман төзи командирга
Атарга коралыннан.
 
Безнең егет үтә җитез,
Сизеп явыз уйларын,
Командирын кочаклый да,
Саклап кала буйларын.
.
Тик бик каты яралый шул
Безнең якташ егетне.
Ә иптәшләр юк итәләр,
Фашист – кабәхәт этне.
 
Җиңү шатлыгын күрәлми
Монда яткан агагыз.
Аңа бирелгән бу Йолдыз
Шуны сөйли, карагыз.
 
Шушы йолдыз сөйли безгә
Якташ батырлыкларын.
Үзебезгә үрнәк итик
Аның кыюлыкларын».
 
1957
 
 
ЧАКМАГЫШЫМ
 
Нурланып аталар һәр көнне таңнарың,
Тургайлар җырында мактала юлларың.
Сокланып туймаслык гүзәлләр кызларың,
Кыюлар, уңганнар, Чакмагыш, улларың.
 
Милләтнең төрлесе куйныңа сыенган,
Йөрәкләр бер булып, мәңгегә кушылган.
Бәхетле яшиләр, дәртләнеп эшлиләр,
Тормышның сукмагы башлана шушыннан.
 
Данлана хезмәттә, Чакмагыш, улларың,
Кушыла Иделгә көмештәй суларың.
Өздереп басалар яшьләрең сәхнәдә,
Көнләшеп эшеңә киләләр дусларың.
 
Бизиләр урамны төз, зифа каеннар,
Сәламләп баш ия яныннан үткәнне.
Кем әле җиткәне бар икән, Чакмагыш,
Басуда безнеңчә мул иген иккәнне?
 
Күрәмсез, өстәлләр сыгыла сыйлардан,
Күңел киң, кунакка  кем генә килсә дә.
Җылы сүз, якты йөз күрсәтер, Чакмагыш,
Дус итеп өенә кем генә керсә дә.
 
2003
 
 
 
                                         
БӘХЕТЛЕМЕН
 
«Бәхет нидә?»–дисәң, кайберәүләр:
«Байлык, муллык бәхет,– дияләр.–
Кесәң тулса әгәр акча белән,
Алтын сарай булса»,– дияләр.
 
«Власть булса әгәр  кулларыңда,
Аумас тәхет – бәхет,– дияләр.
Кемнәр яхшы яши,  киемнең дә
Асылларын гына кияләр».
 
Бәхетне мин башкачарак күрдем,
Теләмәдем байлык, муллыкны.
Сукранмадым авыр минутларда,
Яшәгәндә тоеп юклыкны.
 
Мин сөендем, һәр көн  иртән торгач
Кояш миңа карап елмайса,
Йомшак җилләр битләремнән үпсә,
Агачларда кошлар сайраса.
 
Бәхетлемен чиксез, балаларның
Шат авазын әгәр ишетсәм.
Бу тормышта мин  үземнең һәрчак
Кирәклекне тоеп яшәсәм.
 
Һәр туган көн – үзе бәхет, димен,
Якын дуслар шатлык китерсә.
Мәхәббәтем керсез күңелемдә
Шиңмәс хистәй гөлләр үстерсә.
 
Талап алган власть кирәк түгел,
Кирәк түгел миңа тәхетең.
Байлык, муллыгы да җитә әле,
Җитә миңа булган бәхетем.
 

Фото: шәхси архивлардан


 

Комментарийлар