Логотип «Мәйдан» журналы

«Ефәк юлы-2016»ның 9 нчы этап җиңүчесе - Айрат Мәрдиев экипажы

Бүген Кытай җирлегендә "Ефәк юлы-2016" халыкара узышының 9 нчы этабы төгәлләнде. Узышчылар 340 чакрымга сузылган махсус участокта җитезлекләрен сынады. Фото: kamazmaster.ruЙөк машиналары арасында фини...

Бүген Кытай җирлегендә "Ефәк юлы-2016" халыкара узышының 9 нчы этабы төгәлләнде. Узышчылар 340 чакрымга сузылган махсус участокта җитезлекләрен сынады.

ото Фото: kamazmaster.ru
Йөк машиналары арасында финишка беренче булып "КАМАЗ-мастер"ның Айрат Мәрдиев идарәсендәге экипажы килде. Икенче-өченче урында да Татарстан спортчылары – лидердан 9 минутка калышкан Эдуард Николаев һәм Дмитрий Сотников экипажлары.
Узышның гомуми лидеры – Голландия вәкиле Мартин Ван ден Бринк (Renault) финишка бишенче булып килде. Ул бүген Айрат Мәрдиевтан 29 минут чамасы артта калды. Аның артыннан "КАМАЗ-мастер"ның Хуннин Хоу идарәсендәге халыкара экипажы килде.
Йөк машиналары арасында гомуми беренчелектә Мартин Ван ден Бринк әле лидерлыкны югалтмады. Хәзер Айрат Мәрдиев инде аннан 1 минут 41 секундка гына калыша. Алардан соң "КАМАЗ-мастер"ның Сотников, Шибалов һәм Николаев экипажы бара.

Чыганак: http://intertat.ru

Комментарийлар