Логотип «Мәйдан» журналы

Ә сез теплицагызны киләсе елга әзерләдегезме?

Теплицаны иң элек үсемлек калдыклары, черегән җи­меш­ләр, терәк һәм бәйлә­вечләрдән арындырыгыз.Шуннан соң туфракның өске өлешен казып алып (5-7 см), аны киләсе елга кәбестә, кишер, суган утыртасы уры...

Теплицаны иң элек үсемлек калдыклары, черегән җи­меш­ләр, терәк һәм бәйлә­вечләрдән арындырыгыз.
posadka_ogurcov_-_obezzarazhivanie_teplicy
Шуннан соң туфракның өске өлешен казып алып (5-7 см), аны киләсе елга кәбестә, кишер, суган утыртасы урынга таратыгыз. Теплицадагы туфракны яхшылап казыгыз. Теләсә нинди корткычларга каршы хлорлы известь кулланырга була. Моның өчен 1 квадрат метр җиргә 100-200 гр чамасы хлорлы известь кертеп, тырмалагыз. Пыяла теплицаның стена һәм түшәмен дә известь эремәсе белән зарарсызландырырга була. Бу очракта 10 л суга 100 гр известь кушып, 4 сәгать төнәтергә кирәк. Помидор, борыч, кыяр үсә торган урынны ел саен алыштырып торырга тырышыгыз. Бу бактериоз, үрмәкүч бете, фитофтороза авыруларыннан саклану өчен кирәк.
 
http://akcharlak.com

Комментарийлар