Логотип «Мәйдан» журналы

Дөньяда водород ягулыгында хәрәкәт итүче беренче поезд йөри башлый

Тавышсыз поездлар Түбән Саксониядә – Бремерферде, Куксхафен, Бремерхафен һәм Букстехуд арасында йөриячәк. Җитештерүче сайтында поездларның тизлеген сәгатенә 140 чакрымга кадәр арттыра алачагы хакында...

Тавышсыз поездлар Түбән Саксониядә – Бремерферде, Куксхафен, Бремерхафен һәм Букстехуд арасында йөриячәк.
Җитештерүче сайтында поездларның тизлеген сәгатенә 140 чакрымга кадәр арттыра алачагы хакында хәбәр ителә.
"Alstom" директоры Анри Пупарт-Лафарж поездны компания һәм тулай транспорт системасы өчен революция дип атады.
– Дөньяда беренче водород ягулыгы элементларында эшләүче поезд пассажирларга хезмәт күрсәтә башлый һәм серияле җитештерүгә әзер, – дип өстәде ул.
Германия хакимияте экологик транспорт кертүне дә хуплады. Технология көндәлек файдалануда үзен акласа, алга таба Германия Хөкүмәте экологик чиста поездларга йөз тотачак, дип белдерде Түбән Саксониянең икътисад һәм транспорт министры Бернд Альтхусман.
Фото: gorobzor.ru
 
https://kiziltan.ru/

Комментарийлар