Логотип «Мәйдан» журналы

Дөге ашагыз!

Тозсыз дөге ашау - организмны чистарта.Ул - Көнчыгыш медицинасының бик борынгы чараларының берсе. Дөгенең теләсә ниндие, хәтта вагы да ярый. Бер тапкыр ашау өчен 1-2 аш кашыгы ярма җитә. Дөгене 8-9 сә...

Тозсыз дөге ашау - организмны чистарта.





Ул - Көнчыгыш медицинасының бик борынгы чараларының берсе. Дөгенең теләсә ниндие, хәтта вагы да ярый. Бер тапкыр ашау өчен 1-2 аш кашыгы ярма җитә. Дөгене 8-9 сәгать суда тоталар. Гадәттә, суны кичтән салып куясың.
Шулай итеп, 8-10 сәгать үткәч, дөгенең суын түгәсез, тагын чиста су салып утка куясыз.
Кайнап чыгуга, савытны уттан алыгыз, дөгене сөзгечкә салып юыгыз. Тагын су салыгыз, утка куегыз, кайнатып чыгарыгыз, юыгыз. Шул рәвешле 4 тапкыр кайнатып чыгаргач, дөге тәмам изелеп пешә, ябышкаклыгын югалта. Хәзер аны ашарга ярый.
Иртәнге ашыгыз шул дөгедән генә торсын. Дөге ашаганнан соң чәй, су эчмәгез, җиләк-җимеш капмагыз. 4 сәгатьтән соң ашарга-эчәргә ярый.
Әнә шундый диетаны өзлексез 45 көн тотарга кирәк. Түзем булыгыз һәм шуны исегездә тотыгыз: организмнан тозлар, шлаклар дөге ашарга керешүнең 30нчы көненнән соң гына күпләп чыга башлый. Һәм курс төгәлләнгәч тә әле дүрт ай дәвамында чыгачак (әгәр диета кагыйдәләрен саклый алсагыз).



Автор: Зөһрә Исламова




Фото: https://pixabay.com/




Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/D-ge-ashagiz-815104/





Комментарийлар