Логотип «Мәйдан» журналы

DJ Радик 3 көн буена туй уздырган

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче якташыбыз DJ Радик узган ялларда өйләнгән.Ул - эстраданың “Иң бай һәм иң текә буйдак егетләр”е исемлегендә иде.Шулай итеп, Яруллиннар 3 көн буе туй гөрләткән. Туйның беренче к...

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче якташыбыз DJ Радик узган ялларда өйләнгән.
image-07-11-16-01-49
Ул - эстраданың “Иң бай һәм иң текә буйдак егетләр”е исемлегендә иде.
Шулай итеп, Яруллиннар 3 көн буе туй гөрләткән. Туйның беренче көне – никах, аннары – төп туй, ә өченче көнне “Алъяпкыч” булган, ягъни өлкән буын кунаклары алдында каенана килененә алъяпкыч бәйли һәм бу көннән килен иренең әти-әнисенә “әти” һәм “әни” дип эндәшә башлый. Үзенә күрә бик матур милли йола.
- Туй шәп үтте! Без дә, кунаклар дә бик канәгать. Бу кадәр үк югары дәрәҗәдә узар димәгән идек. Әлбәттә, чыгымнар әздән түгел иде. Сүз 1-2 миллион хакында гына бармый. Мәскәүнең үзәгендә урнашкан “Арбат” – иң кыйммәтле рестораннарның берсе. Бәйрәмгә 300 кунак чакырылган иде, - ди Радик.
Радик туй чыгымнарының 11 миллион ярымга төшүен дә әйткән.
Алып баручылар буларак, яшьләр Айваз Садыров белән Гөлназ Сәфәрованы чакырган.
Туйда кунаклар арасында Айрат Ильясов, Зөлфәт Зиннуров, Марат Мухин һ.б. татар эстрадасының билгеле шәхесләре булган. Башкалада алар “Измайлово” кунакханәсендә тукталганнар. Ул чыгымнарны да яшьләр үз өстенә алган. Ди-джейның якын дусты – Радик Юлъякшин да туйга чакырылган булган. Тик, Алабугада концерты булу сәбәпле, килә алмаган. Әмма алдан ук Юлъякшин видеога оригиналь котлау төшергән һәм бу бүләк Радик белән Сылуга бик ошаган.
Кәләшнең исеме - Сылу, Мәскәү кызы.
 
 
Чыганак: http://shahrikazan.com

Комментарийлар