Логотип «Мәйдан» журналы

«Динем — Ислам, милләтем — татар» бәйгесенә гаризалар 30 декабрьга кадәр кабул ителә

ТР мөселманнары Диния нәзарәте журналистлар өчен «Динем — Ислам, милләтем — татар» иҗади бәйгесенә гаризалар тапшыруга ун көн вакыт калу турында хәбәр итә. Эшләр 2020 елның 30 декабренә кадәр кабул ит...

ТР мөселманнары Диния нәзарәте журналистлар өчен «Динем — Ислам, милләтем — татар» иҗади бәйгесенә гаризалар тапшыруга ун көн вакыт калу турында хәбәр итә. Эшләр 2020 елның 30 декабренә кадәр кабул ителә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.dinem-islam
Конкурс җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын Татарстанда игълан ителгән Туган тел елына, татар телен саклау, үстерү һәм өйрәнү мәсьәләләренә, шулай ук милли үзенчәлекләрне саклауда Исламның роленә җәлеп итү өчен үткәрелә.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, бирелгән тема кысаларында 4 номинациядә иң яхшы иҗат эшләре ачыкланачак: «Иң яхшы телевизион материал», «Иң яхшы радиорепортаж», «Матбугат чараларында иң яхшы мәкалә», «Иң яхшы интернет-язма». Һәр номинация буенча бер җиңүче һәм призерлар (II, III урыннар) билгеләнәчәк — аларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылачак:
I урын — 50 000 сум,
II урын — 40 000 сум,
III урын — 30 000 сум.
Конкурска татар яки рус телләрендә язылган журналист материаллары кабул ителә. Бер автор берничә номинация буенча катнаша ала.
Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм материаллар 2020 елның 30 декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә.
 

Фото: http://dumrt.ru/


https://tatar-inform.tatar/news/religion/21-12-2020/dinem-islam-mill-tem-tatar-b-ygesen-garizalar-30-dekabrga-kad-r-kabul-itel

Комментарийлар