Логотип «Мәйдан» журналы

Дима Билан Чаллыда йөреп, балачак хатирәләрен яңарткан (ВИДЕО)

Социаль челтәрдә Дима Билан төшерелгән видео пәйда булган, анда популяр Россия җырчысы Чаллы шәһәренең үзе үскән 30нчы комплексындагы ишегалдында ял итеп йөри. Язманы аның иҗатын яратучы кыз куйган. У...

Социаль челтәрдә Дима Билан төшерелгән видео пәйда булган, анда популяр Россия җырчысы Чаллы шәһәренең үзе үскән 30нчы комплексындагы ишегалдында ял итеп йөри.
dima_bilan_nevozmozhnoe_vozmozhno_originalnij_minus
Язманы аның иҗатын яратучы кыз куйган. Ул кызда язма каян килгән, билгесез. Биланның үзендә бу язма юк. Видео, мөгаен, аның үзе тарафыннан яздырылган.
"Истәлекле көн, истәлекле шәһәр, истәлекле район, истәлекле подъезд… Минем балачагым биредә үтте, бу багана мине шулай ук яхшы хәтерли. Кыш нык салкын иде, һәм мин аңа сөялдем…" - дигән Билан.
Элек социаль челтәрдә җырчы алдагы көнне Чаллыда үзе үскән йорт ишегалдын эзләп йөргән дип белдерелгән иде. Билан кичә тулы көнен автоградта уздырган. Chelny-biz.ruга билгеле булганча, аны озатып йөрүче һәм аңа экскурсия үткәрүче булмаган – Билан машинага утырган да шоферы белән 30нчы комплекска киткән.
«Ә сезнең шулай булганы бармы: үзең яшәгән йорт ишегалдына чыгасың һәм синең каршыңа Дима Билан үзе килә?! Бактың исә, ул хәзер син яши торган йортта яшәгән. Менә ничек тә була икән», - дип язган ВК да кулланучы.
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=saJnccKlQ_c[/embed]
 
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар