Логотип «Мәйдан» журналы

Диләрә Илалетдинова помидорны күчереп утыртуның яңа ысулын тәкъдим итә

Җырчы Диләрә Илалетдинова помидор утырту тәртибен видеога төшергән. «Җир салкын дип курыксагыз, җылы су сибегез», — дип язган ул.Видеода җырчы махсус җайланма белән туфракны ала, бер уч көл сибә. Озын...





Җырчы Диләрә Илалетдинова помидор утырту тәртибен видеога төшергән. «Җир салкын дип курыксагыз, җылы су сибегез», — дип язган ул.
0138-4




Видеода җырчы махсус җайланма белән туфракны ала, бер уч көл сибә. Озын бауның бер башын помидор төбе астына тыгарга, ә икенче башын янәшә торган икенче помидор төбендә калдырырга киңәш итә. Моның өчен бауны җитәрлек итеп үлчәп кисәргә, уртасыннан парник өстенә бәйләргә, бау бушрак калырга тиеш. Бу очракта помидорларны казыкка бәйләргә кирәк булмаячак. Помидор үсентеләре бауга үрмәләп үсәчәк.




Җырчының виртуаль дуслары яңа ысулны хуплаган.




Помидор үсентесен күчереп утыртудан тыш, парникның нинди материалдан эшләнүе, ике түтәл арасына нәрсә җәелгән булуы белән дә кызыксынганнар.











Фото: https://www.instagram.com/dilyara_ilaltdinova/

«Интертат»

Комментарийлар