Логотип «Мәйдан» журналы

Диләрә Гыймранова диссертацияләрне татар телендә яклау хокукын булдырыга кирәк дип саный

Татар телендә диссертацияләрне яклау хокукын булдырырга һәм аны Татар халкы үсеш стратегиясенең эскизына кертергә кирәк. Бу тәкъдимен Ризаэтдин Фәхретдин музее директоры, филология фәннәре кандидаты Д...

Диләрә Гыймранова диссертацияләрне татар телендә яклау хокукын булдырыга кирәк дип саный
Татар телендә диссертацияләрне яклау хокукын булдырырга һәм аны Татар халкы үсеш стратегиясенең эскизына кертергә кирәк.
Бу тәкъдимен Ризаэтдин Фәхретдин музее директоры, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова Бөгелмәдә Стратегия буенча фикер алышу вакытында белдерде.
"Мин татар телендә диссертация яклаган соңгы кеше. Хәзерге вакытта Югары аттестацияләү комиссиясе татар телендә диссертацияләрне кабул итми. Безгә татар теленең үзенчәлекләрен, әдәбиятын өйрәнүче галимнәр кирәк. Татар телен без рус телендә берничек тә яклый алмыйбыз", - диде ул.
"Шуңа күрә сез бу мәсьәләне стратегиягә кертеп, Югары аттестацияләү комиссиясенә тәкъдимнәр бирергә тиешсез дип уйлыйм", - диде Диләрә Гыймранова.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бу тәкъдимне стратегиянең эскизына кертү ниятен белдерде.
 https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/23/179389/

Комментарийлар