Логотип «Мәйдан» журналы

Дилбәр Әхәтова: ««Улым шалтыратканда, минем тавышым көр булырга тиеш!»

Дилбәр белән без шәхси танышлар.

Бергә күп кенә әдәби-мәдәни чараларда катнашырга туры килгәләде. Елмаймаган чагын хәтерләмим дә. Узган ел улы мобилизациягә эләгеп, хәрби операциягә киткәч тә, гел хәл белешеп тордык. Улының яраланганын да ишеттем, савыгып кире хәрби операциягә киткәнен дә, аннары отпускага кайтканын да... «Хәлләреңне аңлыйм» дисәң, гел бертөрле җавап бирә иде Дилбәр: «Үз башыңна төшмәгәндә, аңламыйсың!»

Беркөнне исә безгә иркенләбрәк сөйләшеп утырырга насыйп булды.

– Мин улымны бик яратып үстердем, – дип сөйләп китте ул. – Тормышыбыз алай нык булмады. Авыр булды инде аларга. Улым башта ике ел армиядә хезмәт итте. 4 елдан соң (2014 елда) контракт төзеп Кырымга китте. Шунда хәрби техника белән эш итәргә өйрәнде. Һәм менә хәзер аңа бу тәҗрибә бик тә ярдәм итә инде. Беренче штурм вакытында 300 метр шуышып бардым, шулай итеп кенә исән кала алдым, диде.

Ашарга да бик оста пешерә Алмаз. Кеше белән уртак тел таба белә. Аллага шөкер, кәефен төшерми.

– Син дә кәефеңне төшермисең бит, Дилбәр?

– Минем төрле вакытлар булды инде. Ул февраль айларында әллә ничә мәртәбә ашыгыч ярдәм чакырырга туры килде. Штурмга кереп киткәнен белгәч, кан басымым күтәрелә дә, өйдә гел чайкалып йөри башлыйм.

Шау-шуны да авыр кичерә башладым – үз-үземә урын таба алмыйча, шәһәрдән авылга, салкын өйгә кайтып киттем. 30 меңгә җылыткыч «котел» сатып алдым.

Ярый бер туганым эш табып бирде – кафега урнаштырды. Аңа кадәр Чаллыда бер шәхси эшмәкәрдә пилмән бөккән идем. Кыскасы, гомер буена запас профессияләрем күп булды инде минем, юкса, һөнәрем буенча татар теле-әдәбият укытучысы.

Аннары Чаллыда эшләп килгән «Ләйсән» әдәби берләшмәсенә йөрү дә рухи яктан ныгырга ярдәм итте.

Гомер онытмыйм – 8 март бәйрәм көнне улым котлап шалтыратты. Бик күңелсез икәнен тавышыннан ук сиздем. Билгеле инде, мин дә шундук «бетәштем». Бәйрәмнән, әллә никадәр дарулар эчеп, чайкала-чайкала көчкә кайтып киттем.

– Яраланды да бит әле ул, әйеме?

– Анысы – апрельдә. Яралангач, шундук элемтәгә чыкты. Исәнлеген белгәч, бераз тынычландым. 8 иптәшен коткарган иде шул чакта.

– Авыр чакларда психологка барганың булмадымы?

– Юк. Ничек барыйм – авылда бит мин. Безнең кафега күбрәк водитель ир-атлар йөри. Улым турында алар белән дә сөйләшеп китә идем. Ир-атлар тынычландырырлык сүзләр таба беләләр инде!

– Аннары үзе кайтып сөендердеме?

– Әйе. Дөрес, элеккеге яралары төзәлеп тә бетмәгән иде әле, БСМПда операция ясадылар, 8 кыйпылчык алдылар. Монда бер айлап булгандыр. Аннары кире китте. Китмәүчеләр, качып йөрүчеләр дә була, дип сөйлиләр. Ә ул: «Мин егетләрне подводить итә алмыйм», – диде. «Күтәреп алды егетләр мин килеп кергәч», – дип сөйләде инде.

Ә мин районда волонтерлар белән элемтәгә кердем. Һәм, Аллага шөкер, улым хезмәт иткән хәрби частька да гуманитар ярдәм җибәрә алдык. Барып җитте бит тәки! Бергәләп ачканнар! Улымның дәрәҗәсе тагын да үскән шуннан соң.

Кызык хәлләр дә булды инде. Тартмаларны тутырганда, карыйм, 54-56нчы үлчәмле эчке киемнәр бар. Тик кызыл төстә. Тыктым инде кызыл булса да. Алмаз әйтә, бөтенесе егылып көлделәр, ди. Бер капчык бәрәңге, тагын йокы капчыгы... Актаныш администрациясе башлыгы үзе илтә барды. Улымның командирын күреп кайтты.

Форсаттан файдаланып, Актаныш районында волентерларның лидеры булган Гөлинә Иделбаевага да рәхмәт әйтәсем килә. Волонтерлар үз төркемнәренә алгач тынычландым. Күп сорауларга җавап таптым. Ә бит башта берүзем идем. Авылда барыбер аңлап бетермиләр бит безнең хәлне. Сеңелем Динә (ул Казанда яши) шулай ук зур терәк булды минем өчен.

Аннары бервакыт дронсыз калдылар болар. Улым әйтә, разведкада ансыз бернишләп булмый, ди. Югалып калмадым – Чаллы шәһәре хакименең урынбасарына хат илеп тапшырдым. Булышабыз, диделәр. Беләсеңме, минем шулай кыю булуымны күреп, балам да ныгыды. Терәк сизде.

– Буш вакытыңда телевизор карыйсыңмы?

– Юк. Авылым тарихын бөртекләп җыеп ятам. Шуннан рәхәтлек табам. Эшем дә иҗадирак бит минем хәзер – китапханәдә эшлим. Оныкларыма да булышам.

– Ә оныкларың?

– Өчәү. Аларга өстәп, тагын бер балабыз бар әле – апаның кызы үлгәч, кызым аның бәләкәй малаен үзенә алган иде. Алты ел элек инде. Шушы арада гына баланың әтисе табылды. Хәрби операциядә булган, яраланып кайткан, Казанда больницада ята икән. «Баламны күрәсем килә», дип әйтә, ди. Ә малай шәп! Шундый хәрәкәтчән!

– Дилбәр, улыңның хәрби операциядә булуы тормышка карашыңны үзгәрттеме?

– Бик. Минем һәр көнем дога уку белән башлана, дога уку белән тәмамлана хәзер. Күземне ачу белән белгәннәремне укый башлыйм.

Һәм тагын бер кагыйдәм бар: улым шалтыратканда тавышым һәрчак көр булырга тиеш! Кәефеңне төшермә, улым, дим. Әнкәң шикелле бул!

 

Әңгәмәдәш: Ризидә ГАСЫЙМОВА

Галерея

Комментарийлар