Логотип «Мәйдан» журналы

Дәүләт Советы эшләмәүче пенсионерларга социаль өстәмә түләү закон проектын хуплады

Бүген Татарстан Дәүләт Советы президиумының утырышында депутатлар “Дәүләт социаль ярдәме турында” канунындагы үзгәрешләргә кагылган федераль проектны хупладылар. Документ керемнәр суммасы пенсионерның...

Бүген Татарстан Дәүләт Советы президиумының утырышында депутатлар “Дәүләт социаль ярдәме турында” канунындагы үзгәрешләргә кагылган федераль проектны хупладылар. Документ керемнәр суммасы пенсионерның яшәү минимумына җитмәү сәбәпле пенсиягә социаль өстәмә түләү алырга хокуклы эшләмәүче пенсионерларның мәнфәгатьләренә карый.
0144
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Дәүләт Советына бәйрәмнәрдән соң Федераль Җыенның түбән палатасында каралачак закон проектын карауларын сорап хат юллаган. “Закон проекты мөһим, Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасына кагыла. Лаеклы ялда булган кешеләрне яклауга юнәлтелгән”, - диде ул.
Федераль закон проекты Россия Хөкүмәте тарафыннан Россия Президенты юлламасында кагылып үтелгән сорауларны гамәлгә ашыру өчен эшләнгән. “Социаль өстәмә түләүнең күләмен белү өчен пенсионерларның керемнәренең гомуми суммасын санаганда пенсия индексацияләре суммасы һәм айлык акчалата түләү исәпләнә. Ел дәвамында пенсия һәм айлык акчалата түләү индексацияләре үткәрелгәндә, аларның күләме арта, ә социаль өстәмә түләү азая.
Социаль өстәмә түләүнең кимүе күзәтелмәсен өчен әлеге закон проекты белән пенсионерлар кеременең гомуми суммасының исәпләү тәртибен үзгәртергә тәкъдим ителә. Әлеге законны гамәлгә ашыру өчен республика бюджеты акчалары кирәк булмаячак. Барлык өстәмә түләүләр федераль бюджет хисабына булдырыла”, - диде социаль сәясәт буенча Татарстан Дәүләт советы комитеты рәисе Светлана Захарова.
“Һәр пенсионерның социаль өстәмә түләү күләме төрле. Быел республикада пенсионерның яшәү минимумының күләме 8232 сум тәшкил итә. Кемнеңдер әлеге суммага 300, кемнеңдер – 500, кемнеңдер – 2 мең сумы җитми. Россия Президенты юлламасында ярлылык белән көрәшү бурычы куелган. Бездә социаль өстәмә түләүнең күләмен түгел, пенсия күләмен арттыруга юнәлтелгән милли проектлар бар.
Без уртача пенсия 20 мең сумга җитүгә таба барабыз. Әлеге закон проекты буенча социаль өстәмә түләү суммасы кимиячәк, әмма пенсия күләме артачак. Татарстанда керемнәре яшәү минимумыннан азрак булган якынча 73 мең эшләмәүче пенсионер яши. Пенсионерның яшәү минимумы күләмен караганда без әлеге категориягә туйдыручыларын югалткан, хөкем ителгән, булачак пенсияләренә кечкенә салым күчереп барган гражданнар керүен ачыкладык”, - диде Светлана Захарова.
“Әгәр дә федераль үзәк әлеге документ белән аз пенсияле кешеләргә түләүләрне арттырырга һәм аларны социаль яктан якларга уйлый икән, минемчә, әлеге закон проектын Россиянең барлык субъектлары да хуплаячак. Президент һәм республика хөкүмәте мондый алымны бертавыштан хуплады”, - дип йомгаклады Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Иртән социаль сәясәт комитеты утырышында депутатлар шулай ук “Дәүләт социаль ярдәме турында” законының маддәсенә кертеләчәк үзгәрешләргә кагылышлы федераль закон проектын хупладылар.
Фото: gossov.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/07/182195/

Комментарийлар