Логотип «Мәйдан» журналы

Депутатларның хезмәт хакларын киметәчәкләр?!

Хәзерге вакытта депутатлар якынча аена 360 мең сум хезмәт хакы ала.Әмма аны илдәге уртача хезмәт хакы белән тигезләмәкчеләр – бу якынча 35 мең сум булачак, дип хәбәр итә http://www.aif.ru сайты.Кайбер...

Хәзерге вакытта депутатлар якынча аена 360 мең сум хезмәт хакы ала.
567657
Әмма аны илдәге уртача хезмәт хакы белән тигезләмәкчеләр – бу якынча 35 мең сум булачак, дип хәбәр итә http://www.aif.ru сайты.
Кайбер депутатлар аена хәтта 500 мең сум хезмәт хакы ала икән.
- Без пенсионерларга бюджетта акча булмау сәбәпле каешларын буып яшәргә киңәш итәбез икән, үзебез дә аларга теләктәшлек итәргә тиеш бит, - дигән дәүләт Думасы депутаты, бу идеяне күтәреп чыккан Валерий Гартунг. Әмма аның бу законпроектын мөгаен депутатлар үзләре үк кире кагар. Кыскарткан очракта да, алар акчаларының нибары 20 % ыннан гына колак кагарга ризалашачаклар икән.

Комментарийлар