Логотип «Мәйдан» журналы

Депутатлар татарча беләме? - "Ватаным Татарстан" газетасы

Татар тарихын төрле яктан йолкыйлар. Бигрәк тә Башкортстанда бездә нәшер ителгән документларны, фактларны, шәхесләрне үзләренеке дип язу гадәтигә әйләнде. Гомумән, күп кенә җирдә тарихны мифлаштыру ба...

Татар тарихын төрле яктан йолкыйлар. Бигрәк тә Башкортстанда бездә нәшер ителгән документларны, фактларны, шәхесләрне үзләренеке дип язу гадәтигә әйләнде. Гомумән, күп кенә җирдә тарихны мифлаштыру бара. Әйтик, Казакъстанда Сөембикә-ханбикәбезне казакъ кызы дип язып чыктылар, Астанада Сөембикә урамы бар...
ТР Дәүләт Советындагы Мәга­риф, мәдәният, фән һәм милли мәсь­әләләр комитетының, киң фән­ни җәмәгатьчелек катнашында, Татарстан Фәннәр академиясе (ТФА) бинасында уздырылган күчмә утырышында голәмәләр башлыгы Мәгъзүм Сәлахов әнә шулай уфтанды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә нәкъ менә республикабызда гуманитар фәннәрне үстерүгә багышланды. Утырышта Татар энциклопедиясе, Археология һәм башка гуманитар институтларның җитәкчеләре катнашса да, ниш­ләптер тәгаен шушы өлкә белән шөгыльләнүче Тарих институты вәкилләре күренмәде. Миңа калса, тарихчыларга: ”Берничә ел элек татар тарихын бозып күрсәтүчеләргә җавап та булган ”Көнбатыш Урал буе татарлары тарихы” дигән бик яхшы хезмәт чыгардыгыз. Өч томлык дип игълан иткән әсәрләре­гезнең калган ике кисәге нишләп һаман күренми?” – дип дәгъва белдереп булыр иде. Ә менә Татар энциклопедиясе институты директоры Искәндәр Гыйләҗевны: ”Урыс вариантыннан шактый соңарып һәм өч-дүрт мәртәбә киметелеп, биш йөзәр данә генә чыгарылучы татар телендәге энциклопедиянең соңгы томы ни сәбәпле әле дә нәшер ителми?” – дип почмакка бас­тырырга була иде, минемчә. Дө­рес, мәгълүмат бик күп җыелу сәбәпле, соңгы алтынчы томны ике китап итеп чыгарырга туры ки­ләчәк, диләр. Акча күбрәк таләп ителә дигән сүз бу. Димәк, институт җитәкчеләренә хөкүмәт баскычларын ешрак таптарга кирәк. Югыйсә финанс министрыбыз – милли җан­лы, аңлатсаң, хәлгә керә торган кеше.
Сүз уңаеннан ТФА башлыгы Мәгъзүм Сәлаховның үзенә дә үпкә белдерүчеләр булуын әйтеп китәр­гә кирәк. ”Республикабызда милли мәгариф институты булдыру зарурлыгын бик яхшы аңлыйбыз. Әмма, финанслар җитеп бетмәү сәбәпле, үзебездә берничә кешедән торган милли мәгариф бүлеге генә оештырдык”, – дип акланды ул утырыш барышында. ”Бездә Россия Фәннәр академиясенең химия, биология, физика, медицина, авыл хуҗалыгы һәм башка төгәл фәннәрне өйрә­нүче тармаклары да эшләп килә. Татарстан Фәннәр академиясе беренче чиратта республикабызда гуманитар тармакларны үстерү өчен оештырылды”, – дип җавап кайтарды аңа бу уңайдан ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдә­ният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев. Чынлап та, гуманитар юнәлештә эшләүче дистәдән артык институты һәм үзәге булган академиягә кичек­мәстән милли мәгариф институты оештырырга кирәк (дөрес, Тел, әдәбият, сәнгать институтында да милли мәгариф бүлеге ачтылар, әмма аптыраганнан гына бу, академик институтның бурычлары үзгә­рәк). Бүген көн кадагында торган мәсьәләләрнең иң четереклесе – милли мәгарифебезнең торышы. Академия катып калган оешма булмасын, вәзгыятькә карап, өстенлек­ле юнәлешләр билгеләсен, финанс­ларын шунда салсын иде. Бүген эчәр суыбыз, сулар һавабызны кайгырткан кебек хәстәрен күрмәсәк, татар мәктәпләре ярык тагарак янында калачак.
Милли мәгариф дигәннән. ТР мәгариф министрының беренче урын­басары Илсур Һадиуллин җә­мәгатьчелеккә яхшы хәбәр җит­керде. Яңа ел башыннан ил башкаласында, кирәге юк дип, егерме еллап элек бетерелгән РФ Милли мәгариф институты эшли башлаячак икән. Бу хәл әлеге институтның республика-өлкәләрдә филиаллары ачылмый калмас әле дигән өмет уята.
КФУ ректоры Илшат Гафуров­ның берсеннән-берсе эшлекле тәкъ­димнәр кертүе дә ошады миңа. Әйтик, бу дәреслекләрнең методик ягы уйланып бетмәгән, хилафлык­лар шактый күп, дип кабат уфтануыбыз ихтималлыгы турында сөйләде анда Илшат әфәнде. Шуңа күрә, экспертларны җыеп, әлеге дәрес­лекләрне алдан тикшереп-анализ­лап чыгарга чакырды ул (дөрестән дә шулай: башта һәйкәл ачабыз, аннан хаталар киткән, татарча язылмаган, дип аһ орабыз; билгеле, бу хәл беренче чиратта чиновник­ларның мин-минлеген­нән, үзләрен әллә кемгә куеп, халык фикере белән санлашырга теләмәү­ләрен­нән килә). И. Гафуровның Тел, әдәбият, сәнгать институты (ТӘһСИ) директоры Ким Миңнуллинга, әйдәгез, үзара килешү төзеп эшлик, дип тәкъдим итүе дә күпләрнең күңеленә сары май булып яткандыр.
Сүз уңаенан, Разил Вәлиев Тукай энциклопедиясе чыгарган институтка бу хезмәт белән генә чик­ләнеп калмаска, институтка исем биргән Галимҗан Ибраһи­мовның да энциклопедиясен эшләргә тәкъдим итте. Бик тә урынлы, шәп фикер бу! Әнә кыргызның атаклы әдибе Чыңгыз Айтматов: ”Әгәр мин Галимҗан Ибраһимовның ”Казакъ кызы” бәянен укымаган булсам, кем булыр идем микән?!” – дип әйтә торган булган.
”Түгәрәк өстәл” рәвешендә уз­ды­рылган әлеге сөйләшү-фикер алы­шуда мөхтәрәм академигыбыз Индус Таһиров та төпле сүзен җиткерде. Галимнең: ”Шушы рә­веш­ле ешрак җыелсак иде. Мил­ләт, тел, фән язмышын бергәләп тик­шермәсәк, һичкайчан алга китә алмаячакбыз. Депутатла­рыбызның ничәсе татарча белә? Депутатлыкка барасың икән, татар телен өйрә­нергә кирәк. Татар тарихын фәнни-популяр рәвештә аңлатучы китаплар күбрәк язылсын иде”, – дигән теләге киләсе елда булачак ТР Дәүләт Советына сайланырга ашкынган депутат әфәнделәргә дә кагыла.
– Гуманитар институтларның эшчәнлеген алга таба да шушылай күчмә утырышларга җыелып өйрә­нә­чәкбез. Мондый эш алымы, чынлап та, бик отышлы, – дип, Разил Вәлиев утырышта катнашкан комитет әгъзаларыннан Татарстан Рес­пуб­ликасының ”Мәгариф турында”­гы Законына тәкъдим ителгән үз­гәрешләрне хуплауларын сорады. Халык хезмәтчеләре каршы кил­мәде.
Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/24/177664/

Комментарийлар