Логотип «Мәйдан» журналы

«Демография» илкүләм проекты ярдәмендә 21,5 мең өлкән кеше медицина тикшеренүе үткән

Быел «Демография» илкүләм проекты һәм «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында 21 589 өлкән яшьтәге кеше медицина тикшеренүе узды.Дөньяда COVID-19 коронавирусы пандемиясе башлангач, 1 апрельдән әлеге ти...



Быел «Демография» илкүләм проекты һәм «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында 21 589 өлкән яшьтәге кеше медицина тикшеренүе узды.



demografiya


Дөньяда COVID-19 коронавирусы пандемиясе башлангач, 1 апрельдән әлеге тикшеренүләр вакытлыча туктатылып тора. Шулай да ел азагына кадәр авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 93 мең кешене медицина оешмаларына алып барырга планлаштырыла.




Шулай ук быел 13 муниципаль район инвалидларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне даими карап-тәрбияләп тору программасында катнаша. Бу программа буенча 2 748 пенсионер һәм инвалидка социаль хезмәт күрсәтеләчәк (социаль хезмәткә мохтаҗларның 12 проценты).












Коммерцияле булмаган оешмалар көчен җәлеп итеп, «сиделка» хезмәте тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш өлкән яшьтәге кешеләргә көндезге вакытларын социаль хезмәт күрсәтүче биш дәүләт оешмасында үткәрергә мөмкинлек тудырылачак.


 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар