Логотип «Мәйдан» журналы

«Демография» илкүләм проекты кысаларында Татарстанга боз катыру машинасы китерелде

Татарстанга «Демография» илкүләм проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Zamboni боз катыру һәм бозны чистарту өчен ике машинаның беренчесен китерделәр. Бу хакт...



Татарстанга «Демография» илкүләм проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Zamboni боз катыру һәм бозны чистарту өчен ике машинаның беренчесен китерделәр. Бу хакта ТР Спорт министрлыгы хәбәр итә.



led


Машина Кама Аланында «Олимпия» боз сараена куелачак. Әлеге объектта Түбән Кама муниципаль районының 7нче спорт мәктәбе хоккейчылары шөгыльләнә.




«Спорт — тормыш нормасы» проекты кысаларында Россия Федерациясе гражданнарының физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче өлешен халыкның 55 процентына кадәр арттыру күздә тотыла.


 
Фото: ТР Спорт министрлыгы

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар