Логотип «Мәйдан» журналы

Декабрьдән Россиядә кайбер төр туннарны һәм мех эшләнмәләрен сату тыелачак

INTERFAX мәгълүматлары буенча, Россиядә декабрьдән башлап маркировкаланмаган мех эшләнмәләрен сату тыела, дип белдергән РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров. Аның сүзләренчә, комиссия калган...

INTERFAX мәгълүматлары буенча, Россиядә декабрьдән башлап маркировкаланмаган мех эшләнмәләрен сату тыела, дип белдергән РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров. 
21519-efd-papadopoulos-furs-12
Аның сүзләренчә, комиссия калган мех эшләнмәләренә маркировкалауны 35 эш көненә – 2016 елның 1 декабренә кадәр озайткан. Денис Мантуров шулай ук Россиядә сәнәгать продукциясен маркировкалау буенча бердәм система булдырылачак, дип белдергән.
Россиядә мех эшләнмәләрен маркировкалау 12 августта башланган. Маркировка системасы товарны идентификацияләп кенә калмый, аны җитештерүдән алып яисә Россия территориясенә кергәннән башлап кулланучыга сатылганга кадәр булган юлын күзәтергә дә мөмкинлек бирә. Бу исә таможня һәм салым түләүләреннән качудан саклый, дип белдергән министр.

Комментарийлар