Логотип «Мәйдан» журналы

Данис Зарипов Чаллыда кәшәкә җитештерүче завод ачты

Кичә Чаллыда хоккей кәшәкәләре җитештерә торган "ЗаряД" заводы ачылды. Фото: nabchelny.ruКәшәкә җитештерү заводын ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, хо...



Кичә Чаллыда хоккей кәшәкәләре җитештерә торган "ЗаряД" заводы ачылды.


1964 Фото: nabchelny.ru
Кәшәкә җитештерү заводын ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, хоккейчы, дүрт тапкыр Гагарин Кубогы иясе, өч тапкыр дөнья чемпионы Данис Зарипов катнашты.
Илдар Халиков җыелган халыкны сәламләп, агач һәм алюминийның иң яхшы сыйфатларын үзенә туплаган карбоннан ясалган кәшәкәләр әлегә кадәр Россиядә җитештерелмәгән дип белдерде. Чаллы заводы илдәге шундый беренче предприятие икәнлеген әйтте.
Кунаклар заводның җитештерү линиясе белән танышты, әзер продукцияне карады. Предприятие генераль директоры Иван Савин аңлатмалар биреп барды. Әлеге проектның бер инициаторы Данис Зарипов булуын да имскәртеп узды ул.
Заводның гомум мәйданы - 2500 кв метр. Анда «АК», «С», «Балалар өчен» һәм «Махсус серия»дә тәкъдим ителгән тугыз төрле товар эшләп чыгарылачак. Заводта 73 кеше хезмәт куя, киләчәктә тагын 50 эш урыны булдыру күздә тотыла. Завод хезмәткәрләре композит материаллардан хоккей кәшәкәләре җитештерү буенча уку узган.

 
 

Комментарийлар