Логотип «Мәйдан» журналы

Данил Салихов Казанда Тукайның “Туган тел” шигыренә һәйкәл куярга тәкъдим итте

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Казанда татар шагыйре Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыренә һәйкәл куярга тәкъдим итә. Фото: Салават КамалетдиновӘлеге тәкъдим бүген республика язучылар...

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Казанда татар шагыйре Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыренә һәйкәл куярга тәкъдим итә.



ksf_4433 Фото: Салават Камалетдинов


Әлеге тәкъдим бүген республика язучыларының Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелыш резолюциясенә дә кертелде.

“Татарстанда без бөек шагыйребез Тукайның татар халкы гимнына әверелгән “Туган тел” шигыренә һәйкәл кую мәсьәләсен күтәргәнебез булды. Бу тәкъдим белән яңадан республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә планлаштырабыз”, - диде Данил Салихов “Татар-информ”га. Һәйкәл скульптур ансамбль итеп күзаллана.
Язучылар берлеге рәисе сүзләренчә, “Туган тел”гә һәйкәл татарлар өчен генә түгел, ә бөтен милләтләр өчен дә якын һәм кадерле булыр иде. “Татарстанда йөздән артык милләт вәкилләре яши. Һәр милләтнең үз туган теле бар. Туган телгә һәйкәл куелса, ул милли мәдәниятләрнең үзенчәлеген сакларга өндәп торачак. Аның янында төрле милләтләр үзләренең туган теленә дан җырлап, мәдәни чараларын үткәрә алачак”, - диде Данил Салихов.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/21/177529/

Комментарийлар