Логотип «Мәйдан» журналы

Дамир Исхаков иҗтимагый оешмалар сүлпәнлеге турында: Үзебезне чәчтән тартып торгызу кирәк

Этнолог, тарих фәннәре докторы, Бөтендөнья татар конгрессы карамагында чыгып килгән “Туган як” журналы мөхәррире Дамир Исхаков татар иҗтимагый оешмалар эшен оештыруны бүгенге көндә татар дөньясында иң...

Этнолог, тарих фәннәре докторы, Бөтендөнья татар конгрессы карамагында чыгып килгән “Туган як” журналы мөхәррире Дамир Исхаков татар иҗтимагый оешмалар эшен оештыруны бүгенге көндә татар дөньясында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе дип атады.
Дамир Исхаков иҗтимагый оешмалар сүлпәнлеге турында: Үзебезне чәчтән тартып торгызу кирәк
Галим татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегендә четерекле проблемаларны атады. “Күптән түген Казахстанда Алма-Атада миңа татарлар шундый сүзләр әйттеләр: “Әйе, Астанада татар оешмалары җитәкчеләре, яхшы абзыйлар бар. Алар хакимият белән эшләргә күнеккән, ә безгә кадәр килеп җитәргә вакытлары юк. Без монда үз проблемаларыбызны үзебез чишәбез”, диделәр. Күп кенә регионнарда милли оешмалар җитәкчеләре 25-30 ел утыралар һәм берзаман проблемаларны чишми башлыйлар”, - дип искәртте ул.
Дамир Исхаков регионнарда икешәр татар иҗтимагый оешмалары булдыруның сәбәбен дә аңлатты. “Без кайвакытта татар конгрессының яңа филиалларын төзергә мәҗбүр булабыз, чөнки элекке оешма эшләми башлый. Кайвакыт үзебез җитәкчесен алмаштырырга да ярдәм итәбез. Билгеле, ул җиңел әйбер түгел, конфликтлар килеп чыга, әмма шуннан башка эшләп булмый”, - диде ул.
Галим Россиядәге татар иҗтимагый оешмаларындагы төп проблеманы да атады – пассивлык. Ул сүлпән рәвештә проблемаларны хәл итеп булмавын искәртте. Дамир Исхаков пассивлыкның тел вазгыяте мисалында аермачык күренгәнен әйтте. “Хәзер, ата-аналар теләге булса, теләсә нинди мәктәптә татар телен укытып була (ФГОС буенча, ата-аналар гариза нигезендә балаларына туган тел дәресләрен сайлый ала – ТИ). Үзебезне чәчтән тартып торгызу мәсьәләсе генә бар”, - диде ул.
“Татар дөньясы бик катлаулы, төрле-төрле этажлы һәм мәсьәләләр дә бик күп төрле. Татар иҗтимагый оешмаларның эшләве турындагы мәсьәлә безнең өчен бик әһәмиятле”, - диде галим. Дамир Исхаков иҗтимагый оешмалар эшен оештыру мәсьәләсе Татар халкының үсеш стратегиясенә керергә тиеш дип саный.
Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/28/183497/

Комментарийлар