Логотип «Мәйдан» журналы

"Дакар-2018" җиңүчеләре - "КАМАЗ-мастер" командасы өйләренә кайтты

24 гыйнвар көнне "Бигеш" аэропортында "Дакар-2018" җиңүчеләре - "КАМАЗ-мастер" командасын тантаналы каршы алдылар, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.Каршы алучылар арасында Чаллы шәһәре мэры Наи...

24 гыйнвар көнне "Бигеш" аэропортында "Дакар-2018" җиңүчеләре - "КАМАЗ-мастер" командасын тантаналы каршы алдылар, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
mg_0017
Каршы алучылар арасында Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин, "Татнефть"  акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Мәганов, "КАМАЗ" эшчеләренең профсоюз оешмасы рәисе Александр Васильев һәм җиңүчеләрнең туганнары, җанатарлары бар иде.
Наил Мәһдиев команданы котлап: "Илебездә, республикада бүген бәйрәм. Безнең "зәңгәр армада" күптән көтелгән җиңү алып кайтты. Командага барлык чаллылылар исеменнән рәхмәт белдерәм. Сез - чын ир-атлар, чын батырлар, без сезнең белән горурланабыз", - диде.
_mg_9937
Команданы чираттагы җиңүе белән Россия президенты Владимир Путин, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та котлаган иде. Бигешкә очар алдыннан "КАМАЗ-мастер"ны тантаналы рәвештә шулай ук мәскәү аэропортында да каршы алдылар.
Исегезгә төшерәбез, "Дакар-2018"  быел 6 гыйнварда Перуда старт алды. Ярышлар Көньяк Американың өч иле территориясендә, шул исәптән Боливия һәм Аргентинада узды. Йөк машиналары категориясендә "Дакар" чемпионы титулы өчен "КАМАЗ-мастер" белән бергә IVECO, TATRA, RENAULT, SCANIA, LIAZ, МАЗ кебек командалар көрәште. Узышларның гомуми озынлыгы 8000 километр тәшкил итте.
 
5a6970688c13d

Комментарийлар