Логотип «Мәйдан» журналы

Дагыстаннан барган бер хатын-кыз хаҗ кылганда бәби тапкан

Кичә Мәскәү “телевизион күпер” аша Казан һәм Симферополь шәһәрләре белән элемтәгә чыкты. Быелгы хаҗ сәфәре турында сөйләшү барды.Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләре бер...

Кичә Мәскәү “телевизион күпер” аша Казан һәм Симферополь шәһәрләре белән элемтәгә чыкты. Быелгы хаҗ сәфәре турында сөйләшү барды.
palomniki
Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләре берлеге рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов әйтүенчә, быел илебезнең алтмыш төбәгеннән 16200 кеше хаҗ кылган. Сәгут Гарәбстанында көннәр бик эссе торса да, Аллаһының рәхмәтендә, россиялеләрнең барчасы да исән-сау үз бурычларын үтәгән.
- Бер кешегә артып та кайттык әле. Дагстаннан барган бер хатын-кыз хаҗ кылганда бәби тапты. Мәккә-Мәдинә шәһәрендә дөньяга килгәнлектән, кыз балага Мәккә-Мәдинә дип исем кушканнар, - диде Рушан хәзрәт.
Кырымнан хаҗга 365 кеше барган.
- Безнең элек моның кадәр хаҗ кылу мөмкинлекләре булмады. Кырым татарлары балалары өчен милли мәктәпләр ачыла, татар телендә 45 мең дәреслек басылды. Симферопольдә җәмигъ мәчете төзелә. Кырым татарларының тормыш активлыгы җанлана бара, киләсе көнгә ышаныч туды. Без тыныч үсеш яклы. Кырымга ярдәм күрсәтүләре өчен тугандаш Татарстанга һәм башка республикаларга ихластан рәхмәт! - диде Кырым Республикасының депортацияләнгән гражданнар һәм милләтара мөнәсәбәтләр эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Заур Смирнов.
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров белән Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәтенең “Хаҗ” җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов таныштырганча, республикадан быел 900 кеше хаҗ кылган. Хаҗ юлламасы бер кешегә 120 мең сум булган.
 
http://www.shahrikazan.com

Комментарийлар