Логотип «Мәйдан» журналы

Чыңгыз Айтматов әнисенең туган авылындагы мәчетне төзекләндерү 2024 елда төгәлләнәчәк

Татарстанның Кукмара районы Мәчкәрә авылындагы XVIII гасырда төзелгән мәчетне ике елдан соң тәртипкә китерәчәкләр. Мәчкәрә авылы – танылган язучы Чыңгыз Айтматовның әнисенең туган авылы.Россия Мөфтилә...

Татарстанның Кукмара районы Мәчкәрә авылындагы XVIII гасырда төзелгән мәчетне ике елдан соң тәртипкә китерәчәкләр. Мәчкәрә авылы – танылган язучы Чыңгыз Айтматовның әнисенең туган авылы.
Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, проектны гамәлгә ашыруны ТР Президенты үз контроленә алган. Аллаһ йортын төзекләндерү эшләре язын башланып китәчәк.
Әлеге иман йортын шулай ук беренче Җәмигъ мәчете дип тә атыйлар, аны 1791 елда Габдулла Үтәмешев төзеткән. Бина ике катлы, ике залы бар, түбә уртасыннан биек манара чыгып тора. Ул шул чордагы Аллаһ йортлары – Казанның «Мәрҗани» һәм Әтнә районының Бәрәскә авылындагы мәчетләрне хәтерләтә.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/religion/12-03-2022/chy-gyz-aytmatov-nisene-tugan-avylyndagy-m-chetne-t-zekl-nder-2024-elda-t-g-ll-n-ch-k-5851157

Комментарийлар