Логотип «Мәйдан» журналы

Чүп яндыру заводында каты көнкүреш калдыклары гына яндырылачак

Татарстанда төзеләчәк чүп яндыру заводында бары тик каты көнкүреш калдыклары гына яндырылачак. Фото: Солтан ИсхаковЗаводка терекөмешле лампа һәм батареялар, аккумуляторлар кертмәү катгый контрольгә а...

Татарстанда төзеләчәк чүп яндыру заводында бары тик каты көнкүреш калдыклары гына яндырылачак.
0135 Фото: Солтан Исхаков
Заводка терекөмешле лампа һәм батареялар, аккумуляторлар кертмәү катгый контрольгә алыначак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә “АГК-1” ҖЧҖнең экология һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Елана Ямщикова хәбәр итте.
“Заводка каты көнкүреш калдыклары гына кабул ителәчәк. Терекөмешле лампа һәм батареялар, аккумуляторлар эләгергә тиеш түгел. Чөнки чүп заводка берничә кат сортларга бүлгәннән соң гына килә. Шулай ук радиациягә каршы контроль дә оештырылачак”, – диде Ямщикова.
Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ” алдарак Осиновода чүп яндыру заводы өчен мәйданчык кулланылышка тапшырылган, чүп яндыру заводына полигоннардагы чүп озатылмый, полигоннардагы чүп яңача - һава тәэсирендә эшкәртелә башлаячак һәм Татарстанда чүпне яна һәм эшкәртелә торган төрләргә бүлеп җыячаклар дип тә язган иде.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар