Логотип «Мәйдан» журналы

Чит ил паспорты һәм машина йөртү таныклыгы өчен дәүләт пошлинасы артты

Аның күләме шактый сизелерлек үсте.Дәүләт Думасы яңа үрнәктәге чит ил паспорты өчен дәүләт пошлинасын 3,5 меңнән 5 меңгә кадәр арттыру турында карар кабул итте. 14 яшькәчә булган балаларга әлеге докум...

Аның күләме шактый сизелерлек үсте.
Дәүләт Думасы яңа үрнәктәге чит ил паспорты өчен дәүләт пошлинасын 3,5 меңнән 5 меңгә кадәр арттыру турында карар кабул итте. 14 яшькәчә булган балаларга әлеге документ өчен пошлина 1,5 меңнән 2,5 меңгә күтәрелде.
Яңа үрнәктәге пластик материалда эшләнгән машина йөртү таныклыгы алган өчен 3 мең дәүләт пошлинасы түләргә туры киләчәк. Моңа кадәр 2 мең иде, дип хәбәр итә "РИА Новости".
Әлеге закон рәсми бастырып чыгарганнан соң бер ай эчендә гамәлгә керәчәк. Дәүләт пошлинасын арттыру федераль бюджетка елына якынча 42,3 млрд сум җибәрергә мөмкинлек бирәчәк, бу яңа үрнәктәге документлар ясау өчен инфраструктура булдыруга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләячәк.
 

Комментарийлар