Логотип «Мәйдан» журналы

Чистайда янгын вакытында күчмә зоопарк хайваннары һәлак булган

Татарстанның Чистай шәһәрендәге үзәк универмагта чыккан янгында күчмә зоопарк хайваннары һәлак булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хез...

Татарстанның Чистай шәһәрендәге үзәк универмагта чыккан янгында күчмә зоопарк хайваннары һәлак булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
clipboard60-1 Фото: ГУ МЧС России по РТ
Зоопарк Омск шәһәреннән килгән булган. Кибеттә янгын чыгуы турында хәбәрне кичә 19.40 сәгатьтә универмаг сак хезмәте җиткерә. Беренче кат яна, янгын сүндерүчеләргә кибет эчендә кешеләр булмавын әйтәләр. Ләкин беренче катта Омскидан килгән зоопарк, барлыгы 60ка якын хайван кала. Баштарак кибетчеләр 4 маймыл, 5 тутый кошны һәм 5 сөйрәлүче хайванны коткарырга өлгерә, әмма бик каты төтен таралу аркасында башка хайваннарны алып чыга алмый.
clipboard61-1
Янгын 4.34 сәгатьтә сүндерелә. Барлыгы өч мең квадрат метр мәйданга зыян килә. Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләрен ачыклыйлар. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
 

Комментарийлар