Логотип «Мәйдан» журналы

Чистайда Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулуга багышланган чаралар уза

Февраль ае Чистай районында – Гаяз Исхакый ае булып билгеләп үтелә.   Төбәкнең төрле мәктәпләрендә күренекле язучының тууына 140 ел тулуга багышланган кичәләр, укулар, конференцияләр, язучы...

Февраль ае Чистай районында – Гаяз Исхакый ае булып билгеләп үтелә.
 
 
img_2935
Төбәкнең төрле мәктәпләрендә күренекле язучының тууына 140 ел тулуга багышланган кичәләр, укулар, конференцияләр, язучы һәйкәленә чәчәкләр салу чаралары узды. 22 февральдә Наратлы елга урта мәктәбендә узган, Гаяз Исхакыйны искә алу һәм Туган телгә багышланган кичәдә драматург, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат, шагыйрә, С.Сәләйманова исемендәге премия лауреаты Рифә Рахман катнашты. 1 мартта Чистай районының берничә авылында искә алу чаралары, Гаяз Исхакыйныңа туган авылы Яуширмәдә, язучылар, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, сәхнә осталары катнашында, язучының тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы кичә булачак.
img_2933
img_2966
img_3037
img_2921

Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге

Комментарийлар