Логотип «Мәйдан» журналы

Чәчкә кызына Весна исеме кушуының сәбәбен аңлата (ВИДЕО)

Җырчы Чәчкә үз кызына Весна дип исем кушуы турында күпләр хәбәрдар. Шушы көннәрдә Чәчкә TMTV каналында Булат Бәйрәмов алып бара торган "Тәмле көрәш" тапшыруында катнашты. Булат, әлбәттә, Чәчкәдән Весн...

Җырчы Чәчкә үз кызына Весна дип исем кушуы турында күпләр хәбәрдар.
news_17404
Шушы көннәрдә Чәчкә TMTV каналында Булат Бәйрәмов алып бара торган "Тәмле көрәш" тапшыруында катнашты. Булат, әлбәттә, Чәчкәдән Весна исемле кызы турында сораштырмый булдыра алмады.
- Весна Ирековна. Мин башта моны шаяру дип уйлаган идем. Мөгез чыгару өчен генә, - диде Бәйрәмов.
- Алай түгел. Мин бик озак эзләдем исемне, - диде Чәчкә, - Башта татар исемен кушарбыз дип уйлаган идек. Эзләдек, эзләдек, бөтен интернетны актарып бетердек. Көтмәгәндә шундый исемгә тап булдык. Әлбәттә, татар исеме түгел. Әмма дә ләкин күңелгә ошады, чөнки менә кем әйтмешли... "Весна пришла", "Весна проснулась" дип әйтү, мәсәлән, бик матур бит, женственный...
- Әйе, әйе, иртәләрен "Весна проснулась" дип әйтсәң, үзебезчә була, - дип төрттерде Булат.
- Женственностьне тагын да арттырыр өчен бу. Әмма бик йомшак түгел бугай, характеры хәзердән үк сизелә. Миңа охшагандыр инде, - диде әни кеше.
Баксаң, балага Весна дип исем кушу ире Ирекнең идеясе булган икән. Балага инде 3 ай булган. Чәчкә иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Аерым бала караучылары юк икән, кирәк чакта баланы ире алып кала ди.
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=9KwyTOaqfTY[/embed]
 
Чыганак: http://matbugat.ru

Комментарийлар