Логотип «Мәйдан» журналы

Чәчегез коелса

Чәч коелганда халык медицина ысулларын файдалану да ярдәм итә.Мәсәлән, чәчләрегез коелганда, ташкабак ярдәмгә килер.4 аш кашыгы ташкабак измәсенә 1 ашкашык сөт һәм шул ук күләмдә зәйтүн мае салып болг...

Чәч коелганда халык медицина ысулларын файдалану да ярдәм итә.

chech

Мәсәлән, чәчләрегез коелганда, ташкабак ярдәмгә килер.
4 аш кашыгы ташкабак измәсенә 1 ашкашык сөт һәм шул ук күләмдә зәйтүн мае салып болгатыгыз. Катнашманы чәчләргә сылап, 20-30 минут тотыгыз да юып төшерегез. Азактан шампунь белән юыгыз.
Шампуньны да үзегез әзерләп карагыз. Моның өчен 2 йомырка сарысына 3 аш калагы кайнаган салкын су салып, даруханәдә сатылучы 1 бал калагы камыр җимеше (боярышник) яисә тырнакгөл (календула) төнәтмәсен өстәгез. "Су мунчасында" бераз җылытып алгач, катнашма белән чәчегезне юыгыз.



Фото: pinterest.com


https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Ch-chegez-koelsa-561025/

Комментарийлар