Логотип «Мәйдан» журналы

"Чаңгы юлы"нда ике кеше үлгән

Россиядә "Чаңгы юлы" массакүләм спорт чарасында ике ир-атның гомере өзелгән. Аларның икесе дә чаңгы спорты белән күптәннән шөгыльләнгән, ди.Уралда "Россия чаңгы юлы" ярышлары вакытында ике кешенең гом...


Россиядә "Чаңгы юлы" массакүләм спорт чарасында ике ир-атның гомере өзелгән. Аларның икесе дә чаңгы спорты белән күптәннән шөгыльләнгән, ди.



image75014868
Уралда "Россия чаңгы юлы" ярышлары вакытында ике кешенең гомере өзелгән. Гадәттән тыш хәлнең беренчесе Түбән Тагилда булган – 56 яшьлек ир-ат старт алып 1,5 чакрым ара узу белән егылып үлгән. Lifenews хәбәр итүенчә, ашыгыч ярдәм чакыртылып, табиблар ярдәм күрсәтеп караса да, ир-атның гомерен саклап кала алмаганнар.
Икенче очрак Каменск-Уральскийда булган. Анда 60 яшьлек ир-ат та чаңгы юлында ук егылып үлгән. Ике очрак буенча да тикшерү бара.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар