Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллының тарих музее таңга кадәр эшләячәк

20 май көнне Чаллының тарих музее таңга кадәр эшләячәк.Музей төнен оештыручылар бик матур һәм эчтәлекле программа әзерли. Төнге кунакларны рыцарьлар, фокусчылар һәм интерактив тамашалар көтә. Шәһәр та...


20 май көнне Чаллының тарих музее таңга кадәр эшләячәк.


bkrYFyOySCE

Музей төнен оештыручылар бик матур һәм эчтәлекле программа әзерли. Төнге кунакларны рыцарьлар, фокусчылар һәм интерактив тамашалар көтә. Шәһәр тарихы белән тирәнтен танышу белән беррәттән, шәһәрдәшләребез өчен үзенчәлекле мастер-класслар оештырыла. Курчак ясау, бизәнү эшләнмәләре әзерләү, пыялага рәсем төшерү осталары могҗизаи сәнгатьләренең серләре белән таныштырачак. Шулай ук берсеннән-берсе кызыклы бәйгеләр, викториналар оештырыла. Ә фотога төшерүчеләр өчен интерактив фотобаннер белән эшләү мөмкинлеге тәкъдим ителә. Бу максаттан, сәүдәгәрләр кибете, борынгы татар һәм рус  өйләре интерьерлары әзерләнә.  Музей ишекләре 16.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр ачык, биредә барлык чаллылыларны кунакка көтәләр.  Керү ирекле.

 


 

Комментарийлар