Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллының бишенче шәһәр хастаханәсе кабаттан Covid-госпиталь булды

Чаллының № 5 шәһәр хастаханәсе янәдән коронавируслы пациентларны кабул итә башлады. Бу хакта «Татар-информ» узган матбугат конференциясендә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир...

Чаллының № 5 шәһәр хастаханәсе янәдән коронавируслы пациентларны кабул итә башлады. Бу хакта «Татар-информ» узган матбугат конференциясендә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте.5464
«Бүгеннән башлап Чаллыдагы бишенче шәһәр хастаханәсен ачтык, монда коронавируслы пациентларны дәвалау өчен 300 урын бар», — диде спикер.
Коронавируссыз пациентларны шәһәрнең башка хастаханәләренә җибәрәләр. Башка медицина оешмаларына күчү пациентларга бернинди дә йогынты ясамаячак, диде министр урынбасары.
Жаворонков сүзләренчә, госпитальне санитар вазгыять начарлану очрагына ачылган.
Баштарак бишенче шәһәр хастаханәсе коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны кабул иткән иде инде. 5 августта Чаллының № 5 хастаханәсе вакытлыча инфекцион госпиталь буларак эшен туктатты.
 
Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/news/health/07-10-2020/challyny-bishenche-sh-r-hastahan-se-kabattan-covid-gospital-buldy-5776987

Комментарийлар