Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллының «Ак мәчет» мәдрәсәсендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе үткәрелә

Чаллы шәһәрендә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен Республикакүләм ачык Коръән уку бәйгесе үткәреләчәк. Аны Нәзарәт, Чаллы мөхтәсибәте, ҖЧҖ «Ислам нуры» Дини-эшмәкәрлек үзәге һәм «Ак мәчет» м...

Чаллы шәһәрендә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен Республикакүләм ачык Коръән уку бәйгесе үткәреләчәк. Аны Нәзарәт, Чаллы мөхтәсибәте, ҖЧҖ «Ислам нуры» Дини-эшмәкәрлек үзәге һәм «Ак мәчет» мәдрәсәсе оештыра.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уза.
Бәйгедә катнашучылар 4 яшь төркеме буенча көч сынашачак: 7 яшькә кадәр, 10 яшькә кадәр, 13 яшькә кадәр, 15 яшькә кадәр. Һәр яшь төркемендә өчәр призлы урын билгеләнәчәк, җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк, беренче урын яулаган катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/religion/09-03-2022/challyny-ak-m-chet-m-dr-s-send-balalar-arasynda-kor-n-uku-b-ygese-tk-rel

Комментарийлар