Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллылыларны «Хәтер» гала-концертына чакыралар

Яр Чаллы халкы һәм шәһәребез кунаклары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Хәтер» эшче яшьләр иҗаты шәһәр фестиваленең гала-концертына чакырыла. Гала-концерт 9 Майда Җиңү паркының тө...

Яр Чаллы халкы һәм шәһәребез кунаклары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Хәтер» эшче яшьләр иҗаты шәһәр фестиваленең гала-концертына чакырыла. Гала-концерт 9 Майда Җиңү паркының төп сәхнәсендә узачак. Башлана 17:30 сәгатьтә, керү ирекле.
Катнашучылар – шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының иҗат коллективлары һәм яшь башкаручылары.
Программада:
- Вокал һәм хореография номерлары;
- «Нәфис сүз» номинациясе;
- «Хәтер.Балалар» видеопроектына йомгак ясау
18:55тә чаллылылар бөтен ил белән бергә фашизмга каршы көрәштә һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алачаклар.
 
Чыганагы:  Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Комментарийлар