Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллылыларны солдат боткасы белән сыйладылар

Солдат боткасы совет солдатларының үлемсез батырлыгын искә алуның тагын бер символы булып тора. Яр Чаллыда инде икенче ел солдат боткасы белән кыр кухнясы оештырыла.Быел бәйрәмне 4/21 ишегалдында Грен...

Солдат боткасы совет солдатларының үлемсез батырлыгын искә алуның тагын бер символы булып тора. Яр Чаллыда инде икенче ел солдат боткасы белән кыр кухнясы оештырыла.
Быел бәйрәмне 4/21 ишегалдында Гренада ТИҮ оештырды.
Бәйрәм кунаклары өчен концерт программасы тәкъдим ителде. «Визит» джаз оркестры чарага старт бирде, аннары бәйрәм кунаклары 102 балалар бакчасы һәм «КАСКАД» кадетлар бүлекчәсе катнашында 18 мәктәп чыгышлары белән ләззәтләнделәр, тантаналы өлеш күккә 20 күгәрчен очырту белән тәмамланды.
 
Чыганагы:  Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Комментарийлар