Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллылыларны эт белән йөгерү техникасына өйрәтәләр

9 декабрь көнне 11:00 сәгатьтә «Кызыл Тау» мәдәният үзәгендә («Лесная» тукталышы) «Каникросс» нинди җәнлек яки кыш көне эт белән йөгерү» дип аталган ачык лекторий узачак, дип яза Чаллы мэриясе матбуга...





9 декабрь көнне 11:00 сәгатьтә «Кызыл Тау» мәдәният үзәгендә («Лесная» тукталышы) «Каникросс» нинди җәнлек яки кыш көне эт белән йөгерү» дип аталган ачык лекторий узачак, дип яза Чаллы мэриясе матбугат хезмәте.









Каникросс – спортчы этне үзенә бәйләп аның белән йөгерә торган спорт төре.








Этләр белән йөгерү турында шәһәрдәшләребезгә I love supersport проектының идарәче директоры һәм нигез салучысы Ирина Московкина сөйләячәк. Лекция вакытында тыңлаучылар этне бергәләп йөгерүгә ничек өйрәтергә һәм әзерләргә, этләр белән чабуның нинди форматлары бар, аның өчен йөгерү файдалымы, йөгерү дисциплиналары нинди токымлы этләргә туры килә һәм башка бик күп нәрсәләр турында беләчәк. Дәрескә дүрт аяклы дуслар белән килергә рөхсәт ителә, чөнки практик өлеш тә булачак.
Катнашу бушлай, әмма, урыннар саны чикләнгән. Теркәлүне +7 (939) 732-26-14 телефоны буенча узарга мөмкин.


 

Комментарийлар