Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллылы авыру балаларның Кыш бабайга язган хатларын Лапландиягә велосипедта илтә

Велосипедчы Стас Белинский авыру балаларның Кыш бабайга атап язган хатлары салынган рюкзагын һәм палатка алып, карлы юллардан Лапландиягә юл тотты, дип яза "Челнинские известия" газетасы. Фото: http:/...

Велосипедчы Стас Белинский авыру балаларның Кыш бабайга атап язган хатлары салынган рюкзагын һәм палатка алып, карлы юллардан Лапландиягә юл тотты, дип яза "Челнинские известия" газетасы.
5858ea73a8dbb1482222195366_big Фото: http://www.chelny-izvest.ru
Әлеге ерак юлга ул 1 декабрьдә чыккан, көненә 60ар километр юл үтә икән. Егет өчен иң мөһиме, планлаштырылган графиктан чыкмыйча, 28 декабрьдә Санта Клаус янына барып җитәргә.
Стас Белинский күпмедер вакыт Чаллы рестораннарының берсендә эшләгән, аннан соң бәхет эзләп, Санкт-Петербургка киткән. Лапландиягә баруны ул үзе уйлап тапкан һәм Петербургның "Алеша" исемле хәйрия фонды белән бу турыда сөйләшкән. Шулай итеп, Кыш бабайга язган беренче хатлар килә дә башлаган. Интернет челтәрендә аны хәзер "Изгелек өләшүче почтальон" дип атыйлар.
Юлда тукталыш ясаганда, Стас видеороликлар төшерә һәм интернет челтәрендәге дусларын могҗиза көтеп ятучы авыру балаларның тормышлары белән таныштыра. Әлеге велосәяхәтнең төп максаты - вакытында хатларны тапшыру гына түгел, ә үз үрнәгендә һәр кешенең мохтаҗларга ярдәм итәрлек көче, мөмкинлеге барлыгын исбатлау, дип аңлата ул. Тләк кенә булсын.
5858eaf3486db1482222323902
Чаллыдагы дуслары аның белән горурланалар һәм уңышлы гына барып кайтуын телиләр.

Комментарийлар